tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Без –замана балалары» – яңа китап презентациясе
«Без –замана балалары» – яңа китап презентациясе

«Без –замана балалары» – яңа китап презентациясе

Галия Абайдуллинаның «Без-замана балалары» – яңа гына чыккан китабының презентациясе Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә әдәби-музыкаль кичә фомасында үтте.

Авторның  ундүртенче китабы дөнья күрде. Китапның редакторы педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыков. Яңа гына дөнья күргән 100 данә китап шәһәр һәм этно мәдәни компонентлы мәктәп китапханәләренә таратылган. Галия апаны котларга  аның шигырьләрен яратып укучы дуслары залга җыелганнар иде. Авторның шигырьләрен аның укучылары сәхнәдән сәнгатьле сөйләделәр. Фәүрия Ниязова укыган “Басскычлар” дип аталган мәгънәле  шигыре урынлы булды.

Галия Абайдуллина беренче  шигырьләрен  бастырып   чагарган “Яңарыш” газетасына рәхмәтләрен белдерде. Җылы сүзләр белән күренекле шәхесләр Азат Сагитовны, Якуб Зәнкиевны, Булат Сөләймановны искә алды. Шагыйрә яңа китапта татар телендә һәм себер татар телендә язылгын хикәяләре турында, үзенең тормыш юлы, язмышы, хатирәләре белән уртаклашты. Ул гади укучыны, якташларымны  күздә тотып, аңлаешлырак итеп язарга тырыштым диде. Яңа китапларын чыгаруда ярдәм күрсәткән Шамил һәм Гүзәл Колмәметовлар гаиләсенә  рәхмәтләрен белдерде.

Авторның шигырьләренә Клим Садыков, Гөлҗиһан Закирова, Хәмидә Речебакиева анализ ясадылар. Яңа китаплар хакында  фикерләре белән уртаклаштылар, җылы теләкләрен юлладылар. Себер татар телен популярлаштыруда зур өлеш керткән шагыйрәне  Төмән шәһәреннән килгән себер татар язучылар берлеге рәисе Клара Кучковская, өлкә себер татар милли мәдәни автономия рәисе Фәузия Марганова котлап  иҗади уңышлар теләделәр.

Шагыйрьләрен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр, дип әйтәләр. Без дә якташ шагыйрьләребезне хөрмәтлик, аларга ярдәм итеп, шигырьләреннән илһам алып яшик. Мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, ”Себер нурлары” ансамбле җитәкчесе Динара Әбсаләмова Галия апага  киләчәктә дә мәгънәле шигырьләр иҗат итүен теләделәр. Илнар Колмамәтов, Айдар Ниязов, Элина Абайдуллина, “Себер нурлары” башкаруында  авторның шигырьләренә көй иҗат ителгән җырлар башкардылар.

                                            Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*