tatruen
Баш бит / Слайдер / Бишкәктә дә Сабантуй узды
Бишкәктә дә Сабантуй узды

Бишкәктә дә Сабантуй узды

28 июньдә Кыргызстан башкаласының Дайыр Асанов исемендәге Җиңү паркында Сабантуй үтте. Бәйрәм Бишкек мэриясе һәм РФ илчелеге ярдәмендә оештырылды. Җыелган халыкны вице-мэр Айгөл Рыскулова сәламләде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары буларак Кыргызстан Президенты аппаратыннан Мира Карыбаева һәм Роза Айтматова чакырылганнар иде.

Бишкек Сабантуенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстаннан артистлар да катнашты.

Кыргызстанда якынча санаганда 30 меңләп татар яши, шуларның шактый өлеше – Бишкекта. Милләттәшләребез өчен бу бәйрәм аеруча кадерле, елдан ел җирле халык та Сабантуй мәйданына кызыксынып җыела. Быел, хәтта парк урнашкан Октябрь районы хакимияте башлыгы Камалдин Токтосартов әйрән салынган кәсәдән акча эзләп бәхетен сынап карады.

Фото: http://ktrk.kg/

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*