tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышның РЕЗОЛЮЦИЯ проекты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышның РЕЗОЛЮЦИЯ проекты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышның РЕЗОЛЮЦИЯ проекты

7 декабрь 2016 ел                                                                                               Казан  шәһәре

2016 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, аңа керүче мәдәни-агарту оешмалар һәм БТК каршында оештырылган иҗтимагый формалашулар Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең һәм чит ил татар җәмәгатьчелекләренең хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә торган Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе кануннары һәм халыкара хокук нормалары нигезендә  татар халкының  телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен  саклап калу өчен максатчан эш алып бардылар. Гомумтатар һәм төбәк, тармаклы милли-мәдәни чаралар һәм гуманитар акцияләр үткәргән вакытта игътибар үзәгендә татар җәмәгатьчелеген туган телгә, милли мәдәнияткә җәлеп итү, яшь буынны милли гореф-гадәт рухында тәрбияләү кебек конкрет чаралар торды.

2016 елда төп көчләр һәм ресурслар «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау», «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән иде.

Татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга җитди өлеш керткән татар яшьләре һәм татар хатын-кызлары форумнары, Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре һәм дин әһелләре форумнары,  традицион Болгар Җыены, Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйлары, гомумтатар һәм Бөтенроссия бәйгеләре һәм фестивальләре уңышлы үткәрелде.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның чит илләргә эшлекле сәфәре кысаларында үткәрелгән масштаблы чаралар контекстында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының халыкара эшчәнлеге шактый активлашты.

Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү, халыкның рухи үсешен һәм милләтара тынычлыкны мәгълүмати тәэмин итү, татар массакүләм мәгълүмат чараларының эшен камилләштерү, туган як тарихын өйрәнү, хатын-кызның һәм гаиләнең ролен күтәрү, яшь буынны  милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләү эше дәвам ителде.

Елның иң резонанс вакыйгалары булып,  масштаблы “Европа татарлары Альянсы” съезды, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумнары булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында шулай ук туган телне өйрәнү мәсьәләләре күтәрелде, татар мәктәпләре һәм сыйныфлары кыскартылуы, татар яшьләре арасында оештыру һәм агарту эшенең җитмәве, аның милли һәм мәдәни үзенчәлекләренең эффективлыгы  җитәрлек рәвештә булмавы билгеләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышында катнашучылар 2017 елда БТК Башкарма комитетының барлык структураларын Бөтендөнья татар конгрессының V Съезды  карарларына  юнәлдерергә һәм БТК Башкарма комитетының VI Съездын уңышлы үткәрергә кирәк дип билгеләде.

Киңәйтелгән үтырышта катнашучылар, чыгыш ясаучыларны тыңлап, фикер алышканнан соң түбәндәге карарга килделәр:

  • 2017 елга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төп чаралар планын расларга;
  • татар халкының телен һәм мәдәниятен саклауга, традицияләрен һәм йолаларын торгызуга юнәлтелгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлеген, аның бүлекләрен һәм структуралы бүлекчәләрен активлаштырырга һәм камилләштерергә;
  • БТКга кергән барлык оешмаларда татар халкының милли һәм мәдәни тәңгәллеген саклау белән бәйле булган, рухи, мәдәни һәм тел ихтыяҗларын канәгатьлендергән  беренче чираттагы чаралар планын булдырырга;
  • Татарстан Республикасының вәкилләре белән берлектә РФ төбәкләренең татар милли-мәдәни оешмаларына һәм чит илләр җәмгыятьләренә татар халкының этномәдәни мәсьәләләрен чишүгә юнәлгән яңа проектлар җитештергәндә делегатларның сайлауларын оештыруда һәм үткәрүдә һәм БТКның VI Съездына әзерлек чараларында актив катнашырга;
  • татар эшмәкәрләренең Татарстан Республикасы икътисади структуралары белән эшлекле хезмәттәшлеге, татар бизнес берләшмәләре белән милли-мәдәни оешмалар эшен дәвам итү һәм камилләштерү өчен чаралар күрергә;
  • гамәлдәге татар этномәдәни компонентлы мәктәпләрне һәм сыйныфларны саклап калу өчен чаралар күрергә. Ана телендә белем бирүче башлангыч мәктәпләрнең эшенә һәрдаим ярдәм итеп торырга. Ата-аналар һәм мәктәп җитәкчеләре белән максатчан эш алып барырга;
  • җирле муниципаль мәгариф оешмалары белән берлектә мәктәпләрдә ана телен өйрәнүгә даими мониторинг ясап торырга;
  • мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ремонтлауга ярдәм итүче Россия Федерациясе регионнарындагы эшмәкәрләрләр тәҗрибәсен киңрәк җәелдерергә;
  • сәләтле балалар өчен лицей-интернат һәм татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәткән шәхси татар һәм мөселман уку йортларын булдыруны  дәвам итәргә;
  • татар иҗтимагый оешмаларына һәм чит илләрдәге җәмәгатьчелеккә Татарстан Республикасының вәкилләре белән берлектә якшәмбе мәктәпләрен ачу эшчәнлеген алып барырга, гамәлдәге мәктәпләрнең эшен камилләштерүгә омтылырга. Бу уңайдан БДБ һәм ватандашлар эшләре белән шөгыльләнүче «Россотрудничество» федераль агентлыгының оештыру һәм финанс мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга;
  • Татарстан Республикасы хакимият органнары татарлар яшәүче төбәкләр белән берлектә милли мәгарифне, мәдәниятне, телне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә республика һәм федераль грантлар алу өчен конкурсларда катнашу мөмкинлекләрен актив рәвештә кулланырга;
  • татар халкының Бөек Литва князьлегенә барып урнашуының 620 еллыгына багышланган юбилей чараларын үткәрүгә ярдәм итәргә;
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумына телне, мәдәниятне һәм халыкның милли үзенчәлекләрен саклауга татар яшьләрен җәлеп итү буенча оештыру эшен көчәйтергә, моның өчен “Ана-теле” он-лайн мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада интернет-проектлар мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга;
  • татар иҗтимагый оешмаларына һәм чит илләрдәге җәмәгатьчелеккә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә үткәрелеп килгән этно-социологик, комплекслы этнолого-лингвистик, тарихи – археологик тикшеренүләр эшен дәвам итәргә;
  • татар халкының тарихы, мәдәнияте, традицияләре белән бәйле булган Казанның истәлекле урыннарын, Болгар, Үкәк, Искер һәм Сарай Беркене яшьләр туристик төркемнәр маршрутларына кертү буенча чаралар күрергә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*