tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ БЕЛӘН УРТАК ТЕЛ ТАБАРГА!
КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ БЕЛӘН УРТАК ТЕЛ ТАБАРГА!

КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ БЕЛӘН УРТАК ТЕЛ ТАБАРГА!

Соңгы көннәрдә Кырымда кырымтатарлары һәм аларның иҗтимагый оешмалары тирәсендә барлыкка килгән вәзгыять киң татар җәмәгатьчелегендә зур борчылу уята. Кырымтатар халкы мәҗлесенең бинасыннан чыгарылуы, кырымтатар җәмәгатьчелеге вәкилләренең өйләрендә үткән тентүләр, Кырымнан китүчеләрне тоткарлау, кешеләрнең хәбәрсез югалуы һәм башка шуның ише вакыйгалар кырымтатарлар арасында борчылу, хакимият органнарына карата ышанмау хисләре уята, мондый күренешләр ярымутрауда тыныч тотрыклы тормыш урнашуга комачаулый. Барлыкка килгән каршылык кырымтатар халкының хокукларын бозу һәм “яңа депортация» турында имеш-мимешләргә китерә, җәмгыятьтә кешеләр арасында читләшүгә юл ача.

Шуның белән бергә без кырымтатар халкының дошманлык юлын сайламаганын яхшы беләбез. Сталин депортациясе һәм репрессияләр аша үткән фаҗигале язмышлы халык бары тик тарихи ватынында тыныч тормыш белән яшәргә тели.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Кырым Республикасы җитәкчелеген барлык мәсьәләләрне дә кырымтатарлары белән үзара килешүләр аша чишәргә чакыра. Ике як та Россия кануннарын, асаба халыклар һәм кеше хокукларын тәэмин итүче халыкара килешүләрне төгәл үтәргә тиеш, бар эшчәнлекне көч кулланмыйча, милләтара һәм динара татулыкны һәм тынычлыкны саклау нигезендә алып барырга кирәк дип саныйбыз.

Кырым җәмгыятенең бердәмлеге – алгарышның төп шарты һәм Кырым Республикасының социаль-икътисади үсешенең тотрыклылыгын һәм халкының иминлеген булдыруның бердәнбер юлы.

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*