tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы узды

3 август – Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының икенче, төп эш көне иде. Иртән иртүк делегатлар һәм кунаклар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына җыелдылар. Утырыш алдыннан җыелган халык махсус әзерләнгән күргәзмә белән танышып алды. Анда бүгенге көн рәссамнар, дизайнерлар һәм стилистлар тарафыннан башкарылган заманча татар милли киемнәре күрсәтелде.

Пленар утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Утырышның иртәнге өлешендә съездның җитәкче органнары: президиум, секретариат, мандат комиссиясе, хисап комиссиясе, редакция комиссиясе сайланды, көн тәртибе расланды, ике съезд арасында вафат булган милләт шәхесләре искә алынды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Съезд делегатларына сәламләү хаты укылды.

Приветствие Президента Российской Федерации Владимира Путина VI съезду Всемирного конгресса татар

Делегатлар алдында Россия тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү департаменты директоры Олег Мальгинов  чыгыш ясады. Ул Россия Федерацияcе чит ил эшләре министры Сергей Лавровның сәламләү хатын укып таныштырды.

Приветствие министра иностранных дел Российской Федерации Сергея Лаврова

Съездны сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездындагы чыгышы

Эчтәлекле һәм нык мантыйклы сүзен Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

Туган телебезне саклауга барлык милләтләргә дә кагыла

Төп доклад белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады.

Делегатлар Әстерхан өлкәсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының контроль-ревизия комиссиясе рәисе Әнвәр Алмаев чыгышын да игътибар белән кабул иттеләр.

Съездта РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе , Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, галимнәр Рәшит Сөнәев, Роберт Нигъмәтуллин, Дания Заһидуллина, Искәндәр Гыйлаҗев, Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов, татар дөньясында исемнәре яхшы танылган Камәрия Хәмидуллина, Камил Әбләзов, Разил Вәлиев һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Фикер алышудан соң съезд Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшен уңай дип бәяләделәр.

Съезд вакытында татар халкы тормышында лаеклы эш күрсәткән милләттәшләребезгә бүләкләр һәм мактаулы исемнәр тапшырылды.

Шул исәптән, танылган галимнәр, академиклар Рәшит Сөнәев һәм Роберт Нигъмәтуллинга, армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә Татарстанның “Дуслык” ордены, ә Бөтендөнья татарлары исеменнән 5 елга бер, съездта гына тапшырыла торган халкыбызның иң олы бүләген “Милләт каһарманы” ордены Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга тапшырылды.

Съездта татар конгрессы Уставына үзгәрешләр дә каралды. Делегатлар үзгәрешләрне күпчелек тавыш белән кабул иттеләр.

Шуннан соң делегатлар Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясен һәм татар халкына мөрәҗәгать бертавыштан кабул иттеләр.

Резолюция

Мөрәҗәгать

Съездта күпчелек тавыш белән Милли Шура сайланды. Милли Шура рәисе кандидатурасы итеп вице-премьер Васил Шәйхразыевны Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов  тәкъдим итте. Шулай ук Милли Шура рәисе урынбасарлары да сайланды.

Шуның белән, съезд көн тәртибендә булган мәсьәләләр каралды.

Делегатлар съездны “Туган тел” җыры белән тәмамладылар.

Кич белән съезд эшенә катнашучылар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексына барачак. Анда алар махсус күргәзмәләр белән танышачак. Кунаклар хозурына халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк. Соңыннан делегатларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесенә көтеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*