tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте төзү турында килешенде
Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте төзү турында килешенде

Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте төзү турында килешенде

25 мартта “Казан” милли мәдәни үзәгендә I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) съезды эшләде.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары,  җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, татар зыялылары, Россия Федерациясенең 35 төбәгеннән 250 делегат катнаша. Съездга килүчеләр арасыннан иң ерак төбәкләр – Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре һәм Казакъстан Республикасы. Иң зур делегация (Татарстаннан кала) гадәттәгечә ут күршебез Башкортстан Республикасыннан. Барлыгы  30 кеше.

Делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде.

“Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте XIX нчы – XX гасыр башында үсеш алган милли историография  белән беръюлы барлыкка килгән. Күп кенә күренекле татар тарихчылары (Ш.Мәрҗәни, Х.Фәизханов, К.Насыйри, Х.Атласи, Р.Фәхретдин һ.б.) беръюлы төбәк тарихын өйрәнү эшләре белән дә шөгыльләнгән. Татар җәмгыятендә XIX нчы – XX гасыр башында тарихи тикшеренүләр белән көчле кызыксыну булганга, алар 1920 нче еллар ахырына хәтле үсеш алган, ләкин Сталинның тоталитаризм сәясәте аркасында милли төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте соңрак юкка чыккан.

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең XX-XXI гасырлар чигендә көчәйгән яңа үсеше XX гасырның икенче яртысында башланып китә. Бүгенге көндә бу хәрәкәттә катнашучыларның саны йөзләрчә булуга карамастан, әлеге эш институциональ рәвештә рәсмиләштерелмәгән. Аларның тырышлыгы белән соңгы елларда төрле төбәкләрдә күпсанлы татар авыллары тарихы нәшер ителде.

Менә бу чынбарлык безгә әлеге мөһим эшне башлап җибәргәндә бик зур терәк булып тора. Төбәк тарихын өйрәнү бик җитди һәм катлаулы мәсьәлә. Шушы съездда белгечләрнең, тарихчыларның, журналистларның ачыктан ачык фикер алышуы, тупланган тәҗрибә белән уртаклашуы булыр һәм алар барыбызга да файдалы булыр дигән өметтә калам”, – диде Ринат Закиров сәламләү сүзендә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановныж сщламлщъ хатын ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова яңгыратты.

Соңыннан делегатлар фикер алышуга күчте. Иң башта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Камил Әбләзов татар тарихчылары алдында торган мәсьәләләрне барлады. Аның фикеренчә, татарлар яшәгән җирләрнең тарихын язу, ә бу эш профессиональ галимнәр һәм һәвәскәрләр тарафыннан башкарылса гына җиренә җиткерелеп эшләнәчәк, гомуммилләт бурычы.

Камил Әбләзов фикерен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасы  Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев та хуплады. Ул һәвәскәр тарихчыларны сугышта окопта яткан сугышчыларга, галим тарихчыларны генералларга тиңләде. Һәр икесенең сугыш турында хәтирәләре төрле, ләкин икесенеке дә кадерле һәм кирәк.

Искәндәр әфәнденең бу чагыштыруы киләсе чыгыш ясаучыны да билгеләде кебек. Трибуна янына данлыклы хәрби, армия генералы Мәхмүт Гәрәев чыкты. 94 яшьлек генерал залны җанландырып алган фикерләр әйтте, шул исәптән ЕГЭ имтиханнарына тискәре карашын белдерде, татарлар килмешәк түгел, үз җирләрендә яшиләр дип ассызыклады.

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен оештыру кирәклеге турында сөйләде, бу төзеләчәк оешма алдында торучы бурычларны билгеләде.

Кырым Республикасы татарлары конгрессы рәисе, Кырым тарихи музей-тыюлыгын гамәлгә куючы   Гулливер Альтин үзенең Дәүләт-сарай шәүси музей тыюлыгы эшчәнлеге белән таныштырды, төбәк тарихын өйрәнгәндә документлар туплауда кайбер киңәшләрен бирде. “Татар тур” этнотуристик маршрут турындагы мәгълүмат күпләргә кызыклы булгандыр.

Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова «Ерак төбәкләрдә татар тарихын өйрәнү» темасына доклад язып әзерләнеп килсәм дә, аны укымыйм дип белдерде. Һәм һәрвакыттагыча хис белән сөйләнгәнгә күрә бар игътибарны тартып алды.  Фәүзия ханым татар тарихын өйрәнгәндә төрмә-сөрген темасын һәм көчләп чукындыру темасын читтә калдырмаска өндәде. Чөнки болар да татар тарихы.

Шулай ук тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Биектау районыннан төбәк тарихын өйрәнүче Нурулла Гарифның чыгышы да залны җанландырып алды.  Үз гаиләсе мисалында, ике әбисе, ике бабасы шәҗәрәләрен төзеп, рухи мирасларын гына түгел, репрессияләр тәгәрмәченә эләккән әби бабаларының матди мирасы булып калган җимерек йорт кураларын төзекләндереп, шунда музей оештыруы турында сөйләде. Зал аны хуплап берничә мәртәбә кул чабып алды.

Эмоциональ яктан философия фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Магнитогорск шәһәре филиалы фәнни җитәкчесе, «Tatarica»  төбәк тарихын өйрәнү клубы рәистәше Салават Әхмәтҗанов чыгышы да бик көчле иде. Ул Магнитка төзелеше сөрелгән татарлар куллары белән алып барылганын искәртте, шәһәр халкы күңеленә бу фактны сеңдерүдә алып барган эшләре турында сөйләде.

Фикер алышу, гомумән, кызыклы үтте, тарихчы галимнәр һәм һәвәскәр төбәк тарихын өйрәнүчеләр проблемаларын барладылар, алга куелган максатларны билгеләрделәр. Җыелышның ахырында татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте төзү кирәклеге расланды, аның Советы сайланды.

Съезд делегатлары фикер алышуны тәмамлагач, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды.

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды резолюция проектын нигездә хуплады, яңгыраган тәкъдимнәр өстәлеп тулыландырылган документ оештыру комитеты тарафыннан соңрак юллананачак дигән белән килеште.

Төшке аштан соң татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең яңа сайланган Советы беренче утырышына җыелды. Биредә Советның рәисе итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Камил Әбләзов сайланды. Шулай ук Советның 12 кешедән торган Бюросы, урынбасарлар сайланды. Рәис урынбасарлары булып тарихчы галимнәр Илдар Габдрафиков, Альберт Борһанов, Дамир Исхаков эшләяәчәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*