tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына мөрәҗәгате
Булачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына мөрәҗәгате

Булачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына мөрәҗәгате

Кадерле милләттәшләр!

18 мартта Россия Федерациясендә Президент сайлаулары була. Илебезнең киләчәк язмышы өчен бу бик тә җаваплы көннәр. Чөнки илебезнең алдагы 6 еллык  тормышы, яшәеше безнең актив гражданлык позициясенә бәйле. Президент сайлаулары күпмилләтле Россия Федерациясе гражданнарын берләштерүче, халкыбызның бердәмлеген күрсәтүче төп фактор булып тора.

Бу көннәрдә республикабызның район, шәһәр, авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында узган елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен ясап сессияләр, җыеннар, җыелышлар уза. Безнең горурланырлык күрсәткечләребез бар, Татарстан барлык авырлыкларны җиңеп, яшәешебезнең күпчелек тармакларында тотрыклы үсеш кичерә. Алар, республикабызда төрле проблемалар һәм мәсьәләләр буенча эшлекле, конструктив фикер алышудан тыш, март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына карата да гражданнарда зур кызыксыну уяталар. Татарстан һәм татар халкы, башланып киткән ил Президенты сайлау кампаниясен уңышлы уздыру яклы. Әлбәттә, бу кампания барышында без халкыбыз мәнфәгатьләрен, аның милли-мәдәни, рухи ихтыяҗларын һәм, шулай ук, илебез халыклары бердәмлеген һәм милләтара татулыкны яклыйбыз.

Сайлауларның демократик рухта һәм һәр гражданинның үз фикерен белдерү мөмкинлеге тудырылган шартларда узуы бик мөһим. Алда торган сайлаулар безнең күпмилләтле илебездә федератив мөнәсәбәтләр үсешендә шулай ук яңа этап булачагына ышаныч белдерә. Илебез халыкларының ирекле үсешен һәм милли үзенчәлекләрен бары тик демократик һәм федерализм юлында гына саклап калу мөмкин. Шуңа күрә без милләттәшләребезне сайлау кампаниясендә актив катнашырга,  илебез халыкларының милләтара мөнәсәбәтләренә һәм милли мәнфәгатьләренә кагылышлы барлык сорауларын кыю итеп куярга өндибез.

Кадерле милләттәшләр! Без барыбыз да төрле,  безнең сәяси карашлар һәм фикерләребез дә төрле булырга мөмкин. Әмма  барыбыз да бер мәсьәләдә бердәм: Ватаныбызның һәм анда яшәүче халыкларның матур яшәвен, аның халыкларының чәчәк атуын телибез. Һәм  бу бердәм омтылышыбыз сайлау кампаниясендә актив катнашуда чагылырга тиеш. Сайлаулар ул – халкыбызның милли үзаңы формалаша торган  гражданлык активлыгының зур мәктәбе. Бөтендөнья татар конгрессы сезне барыгызны да илебезнең һәм халкыбызның югары мәнфәгатьләре хакына Россия Федерациясе Президенты сайлауларында актив катнашырга чакыра.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Президиумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*