tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бурятиядә “Байкал Сабан туе” узачак
Бурятиядә “Байкал Сабан туе” узачак

Бурятиядә “Байкал Сабан туе” узачак

16 июнь көнне Бурятия Республикасының Усть-Кяхта авылында “Байкал Сабан туе” республика татар мәдәни-спорт бәйрәме узачак. Бурятиядә 13-нче Сабантуй Кяхта авылының 290-еллыгына һәм Кяхта районының 95-еллыгына багышланган.

Бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан, Бурятиядән, Иркутск өлкәсеннән, Байкал арты краеннан, Бурятия милли-мәдәни үзәкләреннән делегацияләр килүе көтелә.

Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабантуй  – борыңгы да, яңа да бәйрәм, мәхәббәт һәм хезмәт бәйрәме. Ул халыкның матур гореф-гадәтләрен, аның җырларын, биюләрен берләштерә. Сабантуйда милли ризыкларны авыз итәргә, татар көрәшен карарга, уен һәм күңел ачуларда катнашырга мөмкин булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*