tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быелгы «Дулкыннар» бәйгесе Нәкый Исәнбәт юбилеена багышлана
Быелгы «Дулкыннар» бәйгесе Нәкый Исәнбәт юбилеена багышлана

Быелгы «Дулкыннар» бәйгесе Нәкый Исәнбәт юбилеена багышлана

Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе быел күренекле язучы, галим-фольклорчы Нәкый Исәнбәт тууына 120 ел тулуга багышланган. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Бәйгедә бөтен Россиядән урта белем бирү мәктәбе укучылары, башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала. Конкурс рәсем; нәфис сүз; вокал; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр номинацияләрендә була.

Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесен «Идел» яшьләр үзәге Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 2006 елдан бирле үткәрә. Төрле елларда бу бәйгедә Азат Кәримов, Гөлсирин Абдуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Динар Шәймәрданов, Айзилә Батырханова, Энҗе Әхмәтҗанова һ.б. җиңү яулады.

Республика турында катнашу өчен гаризаны 17 февральгә кадәр түбәндәге сылтама  буенча биреп була. Рәсемнәр Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 58 йорт, 307 офиста кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән mc-idel.ru сайтында танышырга мөмкин.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*