tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Cәнгать әhелләренә – бүләкләр
Cәнгать әhелләренә – бүләкләр

Cәнгать әhелләренә – бүләкләр

«Кешене нәкъ менә мәдәният формалаштыра, тәрбияли hәм патриотлык хисләре булдыра. Без аңа таянып, социаль hәм экономик үрләрне яулый алабыз. Мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, кешенең дөньяны күзаллавы, әхлакый принциплары, эстетик зәвыгы барлыкка килә. Югары профессиональлек hәм түземлелек күрсәтүләре өчен барлык сәнгать әhелләренә дә олы рәхмәтемне белдереп, исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык, игелек hәм иминлек телим»,- диде төбәгебез башлыгы.

Губернатор мәдәният хезмәткәрләренә өлкәбезнең «Браво, Маэстро!» дип исемләнгән ведомство премиясен дә тапшырды. Шатланмый hәм горурланмый мөмкин түгел: әлеге премия лауреатлары арасында милләттәшебез – Иске Кулаткы районы «Yзәкләштерелгән клуб системасы»ның данлыклы халык коллективы – «Моң дулкыны» вокаль ансамбле җитәкчесе Венера Деникаева да бар. Озак еллар дәвамында татар халкының милли моңын саклап калуга бәhасез өлеш кертүче Венера Адельхан кызы бу бүләккә «Эстрада, театр жанрындагы коллектив җитәкчесе»  (Яков Герцкин исемендәге премия) номинациясендә лаек булды.

Ә Иске Кулаткы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Байбикова Ульяновск өлкәсе Губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Лилия Рәшит кызының мәдәният hәм сәнгать тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, иҗади уңышлары hәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалауга юнәлдерелгән нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге әнә шулай югары бәяләнде.

Рузия ХӘЛИМОВА
Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*