tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районында “Ак калфак” оешмасы үзенчәлекле очрашу оештырды
Чирмешән районында “Ак калфак” оешмасы үзенчәлекле очрашу оештырды

Чирмешән районында “Ак калфак” оешмасы үзенчәлекле очрашу оештырды

“Ак калфак”татар хатын-кызлар ижтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе  Түбән Кәминкә авылы филиалы чираттагы утырышын уздырды. Традицион рәвештә түгел, ә үзенчәле итеп. Килгән кунакларны авыл мәдәният йорты фойесында төрледән-төрле күргәзмәләр, бәйрәмчә итеп бизәлгән мохит hәм әлбәттә милли киемнәрдә ак калфаклы хужабикәләр каршы алды.

Чараның исеме җисеменә туры килә дигән кебек, алъяпкыч тегү буенча мастер-класс күрсәтелде. Шулай ук авыл халкының яшәешен күрсәткән күргәзмәләр, мастер-класслар урын алган иде. Чирмешән районы элек-электән суган үстерү буенча дан казанган.

Түбән Кәминкә авылында суганны үстерүче иң алдынгы осталар гомер итә. Үз чиратында аны үстерү серләре белән фикер алыштылар. Йон эрләү, челтәрле шәлләр бәйләү осталары төрле ысуллар белән сарык, кәҗә йонын эшкәртү, тарау,эрләү, бәйдәү, аны саклау серләрен ак калфаклыларга да чиштеләр.

Сөтлебикә хуҗалары килгән кунакларга сөт ризыклары: май, сөт, корт, әйрән, каймак hэм башка ризыклар беләнн хәттаа өй шартларында җитештерелгэн сыр белән дә сыйладылар.
Санап бетермәслек кул эшләнмәләреннән мастер-класслар күрергә мөмкин иде.

Кулдан эшләнгән зур күләмле чәчәкләр , тал чыбыктан үрелгән вазалар белән бизәлгән сәхнәдбарлык кул эшләре белән шөгылҗләнүче Түбән Кәминкә авылы ак калфаклылары матур чыгыш ясады. Үзешчән композитор-башкаручы, мөнәҗәт әйтүче ак әбиләр, укучы балалар чыгышларын кунаклар тын да алмый карап утырды.

Утырыштан сон, үзләре әзерләгән татар халык ризыклар белән җыелып чәй эчтек. ак калфаклылар белән бергә  “ЭкоЯз-2019” акциясенә видеоролик төшерелде. Күптән түгел генә Түбән Кәминкә ак калфаклыларына район җитәкчелеге милли костюмнар да тектерде.

Гөлгенә Харисова 

Чирмешән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*