tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит илләрдә яшәүче биш йөзгә якын ватандашыбыз Татарстанга күченеп кайтырга тели
Чит илләрдә яшәүче биш йөзгә якын ватандашыбыз Татарстанга күченеп кайтырга тели

Чит илләрдә яшәүче биш йөзгә якын ватандашыбыз Татарстанга күченеп кайтырга тели

2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр чит илләрдә гомер итүче 471 ватандашыбыз Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округындагы миграция мәсьәләләре буенча территориаль орган бүлекчәсенә гариза биргән. Алар даими яшәү өчен Татарстанга күченергә теләүләрен белдергән. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россиягә даими яшәү өчен күченүче ватандашыбызга федераль һәм төбәк бюджетыннан дәүләт гарантияләре һәм социаль ярдәм каралган”, – диелгән хәбәрдә.

Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр чит илләрдәге вәкаләтле органнарга һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы территориаль орган бүлекчәсенә Россиягә күченүчеләр буенча каралган Дәүләт программаларында катнашу өчен 6 меңләп гариза бирелгән.

Шул ук вакытта яшәү урыны итеп 1528 кеше Самара өлкәсен, 1268 кеше Саратов, 922 кеше Оренбург, 393е Ульяновск өлкәләрен, ә 471 кеше Татарстанны сайлаган.

Фото: rusdozor.ru

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*