tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Зарипов «Ак Барс» клубының Россия чорындагы тарихында иң яхшы һөҗүмче булды
Данис Зарипов «Ак Барс» клубының Россия чорындагы тарихында иң яхшы һөҗүмче булды

Данис Зарипов «Ак Барс» клубының Россия чорындагы тарихында иң яхшы һөҗүмче булды

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов Россия чорында Казан клубының иң яхшы һөҗүмчесе дип табылды. «Куньлунь» командасы белән очрашуда 39 яшьлек хоккейчы бер алка кертте һәм бер нәтиҗәле пас бирде. Шулай итеп, хәзер аның активында «Ак Барс» өчен уйнап җыйган 622 очко (285+337) бар.

Әлеге күрсәткеч буенча Зарипов клубның моңа кадәрге рекордчысы – «Ак Барс»ның элеккеге капитаны Алексей Морозовны да узып китте. Континенталь хоккей лигасының хәзерге президенты исәбендә «Ак Барс»та туплаган 621 очко (266+355) бар.

Бүген Казан клубы Мәскәүдә «Авангард» белән уйный. «ВТБ Арена»да узачак матч 19.30 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*