tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әнисен җирләргә бердәнбер кызының кайта алмавы зур фаҗига инде. Юллар ябык…»
«Әнисен җирләргә бердәнбер кызының кайта алмавы зур фаҗига инде. Юллар ябык…»

«Әнисен җирләргә бердәнбер кызының кайта алмавы зур фаҗига инде. Юллар ябык…»

Юллар ябык: Казанда югары театраль белем булдыру эшен башлап йөргән шәхесләрнең берсе, профессор Фирдания Садриеваны соңгы юлга озатырга Финляндиядә яшәүче бердәнбер кызы Эльвира Садриева кайта алмады. Чөнки короновирус дигән афәт кешеләрне изоляцияләнергә мәҗбүр итте.

Бүгенге урта һәм яшь буын татар театры артистларының яраткан укытучысы һәм деканы Фирдания ханым инфаркттан тернәкләнеп аякка баскан иде инде. Ул сабыр гына үзизоляциядә үз өендә яши иде. Кинәт хәле авыраеп киткән дә, туганнарына хәбәр биргән, ашыгыч ярдәм чакырганнар. Хастаханәгә китереп җиткергәннәр үзен. Әмма йөрәк тукталган.

Фирдания Садриева Казанда театр курсы ачуда башлап йөрүчеләрнең, оештыручыларның берсе иде. Югары профессиональ театр белемен Мәскәүдә генә алырга яраган вакытларда, алар Марсель Сәлимҗанов белән Мәскәүгә барып, Табаковларга кереп рөхсәт алып йөргән кешеләр. Театр кафедрасының алтын чоры дип искә алалар Фирдания Садриева эшләгән вакытларны.

Фирдания Садриеваның бердәнбер кызы Эльвира татар театрының йолдызы буласы кыз бала иде. Ул, иҗади карьерасын дәвам итмичә, гаилә тормышын сайлады — фин татары Раифка кияүгә чыгып, Хельсинкига китеп барды. Бу — 1998 ел иде. Августның соңгы көннәрендә Эльвира «Җанкисәккәем» спектакле аша Казан тамашачысы белән саубуллашты, шушы спектакльне булачак ире Раифның туганнарына күрсәтте.

Сулдан – Фирдания Исмәгыйлевна, Әнисә Сабированың кызы Ләйсән, Миләүшә Шәйхетдинова, Эльвира, Әнисә Сабирова

Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакль хәзергәчә театр репертуарында. Кайчандыр Фирдания Садриеваның кызы Эльвира уйнаган Җәмилә ролендә хәзер аның яраткан укучысы Ләйсән Рәхимова сәхнәгә чыга.

Ул елларда Финляндиядә яшәүче татар егетләренә берничә артист кызыбыз кияүгә чыкты: Җәмилә Низаметдин, Эльвира Садриева, Әнисә Сабыр… Белүемчә, алар арасында Эльвира гына шул чакта сайлаган яры белән бәхетле гаилә тормышын дәвам итеп яши. Эльвира белән Раиф уллары Нурхан һәм кызлары Ширинны тәрбияләп үстергәннәр.

Эльвира Садриеваның ахирәт дусты, Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова Эльвирага шалтыратып борчымавымны үтенде: «Ул беркем белән дә сөйләшә алмыйм, гафу итсеннәр, бик авыр дип әйтте, курсташлар да шалтыратып борчымый торалар, минем аша гына кайгы уртаклаштылар», — диде Миләүшә.

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова (Фирдания Садриеваның укучысы, кызының якын дусты): «Быел без яңа елны бергә каршыладык. Эльвира да яңа елга кайткан иде. Аның кызы Ширинның яңа елда Казандагы дуслары белән очрашасы килгәч, Эльвира да аның белән бергә кайтты. Ширин ул «Сәләт»кә йөри — дуслары да шуннан. Без Фирдания апаны яңа елда ялгыз калдырмыйк дип, бергәләшеп аның фатирында яңа ел үткәргән идек. Бик күңелле булган иде.

Әле ике көн элек кенә телефоннан сөйләштек. «Зинһар урамга чыкмагыз, ризык китерәм», дидем. «Юк, Миләүшә, бар нәрсәм дә бар, Аллага шөкер, диде. Туганнарым ярдәм итә, борчылма», диде.

Ул һәрвакыт оптимист булды, беркемгә дә авырлык китермәскә тырышты. Китеп баруы да кеше борчымыйча шулай тиз генә булды инде. Ул кызы белән бик горурлана иде, аны ялгыз үстергән бит инде.

Эльвира бу юлы кайткач: «Әни үзгәреп киткән, бик тиз арый» диде, сөйләшеп яхшы врачларга йөртте, йөрәген аппаратлар белән дә тикшерттеләр. Ул бит врачка баргач та «Бернәрсәм дә авыртмый», дия торган булган.

Февраль ахырында авырып китте. Аның алдыннан гына безнең «Сүнгән йолдызлар» спектакленең премьерасына да килгән иде. Больницадан соң санаторийга китте. «Сез кибетттән ризык җыясыздыр инде — телевизордан күрсәтәләр. Минем ял итәм, барысы да әйбәт», дип шалтыратты. Кызына да шулай дигәндер инде, кайтартмагандыр.

Хәзер Эльвира кайта алмавына бик борчыла. «Әнинең кырыкларына булса да, кайтсам яхшы булыр иде», ди».

Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгатьэшлеклесе Луара Шакирҗанова: «Без Фирдания белән Казан театр училищесында бергә укый башладык. Аннан соң ул ярты еллап Әлмәт театрында эшләп алды, мин — Филармониядә. Аннары Ленинградта татар студиясендә укуыбызны дәвам иттек. Оренбург татар театрыннан Рөстәм Абдуллаев, Чаллы театрыннан Инсаф Фәхретдинов, Хакас дәүләт театрыннан Гөлфия Коковалар бергә укыдык — барысына да хәбәр иттем. Арадан күпмебез киткән инде: Мәдәният институтында укыткан Дания Мирсәяпова, Габделфәт Шәрәфиев, Шамил Бариев…

Ике көн элек Рөстәм Абдуллаев студент вакыттагы бер рәсемне җибәргән иде, шуннан уйларым кереп киттеме, ничектер Фирданиянең китүе ачык булып күз алдына килде. Андый-мондый хәлләр була күрмәсен инде, туганнарны җирләргә дә җибәрмәүләрен дип ишетеп торабыз бит, кызы да еракта дигән уйлар башымнан узды.

Казан театр училищесы чыгарылышы. Фирдания Садриеваның үз фамилиясе Морадымова булган.

Фирданиянең кызы Эльвираның Финляндиядә яшәве дә театр белән бәйле. Без туксанынчы елларда андагы татарлар белән аралашып киттек. Хельсинкига барып спектакльләр куйдым, фин татарлары Казанга килеп алар белән спектакльләр уйнадык. Егетләре безнең кызлар белән таныштылар. Эльвира Финляндиягә китеп тә барды. Шул аралашулар булмаса, бәлки, Казанда калган булыр иде.

Әнисен җирләргә кайта алмавы бик кызганыч. Әни вафат булганда мин дә Финляндиядә спектакль куя идем. Питер аша самолетка билет алып озаттылар, кайтып өлгердем. Соңгы минутларында әни кырында булмадым, дигән үкенеч тора. Озатырга да кайта алмавы бик аяныч булып кала. Без дә озатырга бара алмадык. Шундый вакытка туры килмәсә, шәкертләре дә җыелган булыр иде».

Татарстанның халык. Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева: «Әле өченче көн иртән генә шалтыратышкан идек. «Даруларыңны эчәсеңме?» дип сорадым. «Эчәм, эчәм», диде. Кич аның китеп баруын хәбәр иттеләр. Без аның белән Фирданиянең кызы Эльвирочка Фәрит (Бикчәнтәев) курсында укый башлагач танышкан идек. Мин дә укыта башладым. Дуслашып киттек. Бик кешелекле иде ул. Фәритне бик якын итте…

Ул эшләгән вакытлар театр кафедрасының иң көчле чагы иде. Театр кафедрасын Рәис Беляев белән, Марсель Сәлимҗанов белән бергә алар күтәрделәр. Соңгы елларда ул институтта укытмады. Институттан китү аның өчен бик авыр булды инде. Сәламәтлек белән проблемалары да шуннан соң башлангандыр. Гомере буе эшләп, никадәр кешеләрнең язмышларын хәл иткән, булышкан кеше бит ул! Шуның кадерен белмәделәр… Нишләптер эшеннән чыгардылар. Ул аны бик авыр кичерде.

Кызы Эльвира бик акыллы бала булып үсте. Зыялылыгы, затлылыгы бар иде аның. Хәзер балаларын да бик милли итеп үстерә алды. Ул Камал театрында эшли башлаган иде бит. Фәрит аны «Җанкисәккәем» спектаклендә төп рольгә алды. Без аның театрда калмавына бик борчылдык инде.

Ә Фирдания зарланмады, кызының янында булмавына да үкенмәде, үзе ел саен кызы янына бара иде. Минемчә, балалар ата-ана янында булырга тиешләр, читтә булырга тиеш түгелләр. Ана кешегә баланың читтә булуы авыр ул. Хәзер Эльвира өчен зур фаҗига инде әниеңне соңгы юлга озатырга кайта алмау. Вакыты шулай туры килде шул».

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова. «Фирдания апа эшен, укучыларын бик ярата иде. Заманында мине җитәкләп алып барып, Фәрит Бикчәнтәевка күрсәтүче ул инде. Хәзерге көнгә кадәр Алиш балалар иҗат йортында татар театры мәктәбендә укытты.

Фирдания апа: „Фәрит Бикчәнтәев белән Радик Бариев курс җыя, барып карыйк әле“, диде. Минем әле татар-төрек лицеен тәмамлыйсым бар иде, әмма укырга алдылар, бер ел мәдәният университетында ирекле тыңлаучы булып йөрдем дә, туры икенче курска алдылар. Ул бөтен йөрәген биреп эшли иде, студентларны бик ярата иде. Театрда аның укучылары бик күп. Аңа укырга шагыйрә Йолдыз Миңнуллина да йөри иде, бездән соң артистлар Ришат Әхмәдуллин, Нәфисә Хәйруллиналар йөргән булган икән. Озатырга бара алмавыбыз кызганыч».

Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Фирдания Исмәгыйлевна Казан дәүләт мәдәният институтының престижын күтәрү өчен бик тырышып йөрде. Ул бит үзешчән сәнгать кайнап яткан бер урын иде инде, шуны профессиональ дәрәҗәгә күтәрү өчен тырышты. Чөнки үзе дә Питерда укып кайткан кеше, Дания Мирсәяпованың да, Фирдания апаның да үзешчәнлектән сарулары кайный иде. Институтка укытырга Фәрит Бикчәнтәевны чакырып китерде. Аның эшенең көзгесе — бердәнбер кызы Эльвирасы. Эльвира бик чиста, позитив, дөньяны, кешеләрне ярата торган кеше. Эльвира белән сөйләшкәндә үзеңне саф сулы чишмә янында кебек хис итәсең. Ул кызының бәхетле яшәвен белеп, шуңа сөенеп китте».

Халык язучысы Равил Фәйзуллин (Фирдания Садриеваның иң якын күршесе): »Күршеңне югалту туганың югалткан кебек инде — бик тетрәндерде. Йортыбыздан бик күп киттеләр бит. Азат Аббасовтан башлап, Вера Минкина, Харрас Әюпов, легендар Фәнис абый Яруллин, Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар. Кечкенә генә йорттан кырылып баралар. Авыр. Өйгә кергәндә, аларның ишекләре яныннан үткән саен һәрберсе искә төшә.

Мин Фирданияне 1968 еллардан хәтерлим. Илһам Шакировның гаҗәеп популяр чагында бер төркем иҗади яшьләр — Батулла, Ренат Еникеев, минем белән — Казан уку йортларында очрашулар оештырылган иде. Казан театр училищесына да булган идек. Истәлек булып шундагы фоторәсем дә сакланып калган. 2004 елдан күрше булып яшәрбез дип кем уйлаган?! Без 16 елд кара-каршы ишекләр артында яшәдек. Күршеңнең яхшы булуы бик әйбәт бит ул: ул да канәгать иде кебек, без дә. Фикерләр дә туры килә иде. Ул татар сәнгатенең киләчәге турында уйлана торган кеше иде. «Татмедиа”да эшләгәч, газета-журналлар алып кайтып бирә идем, күрше булгач спектакльләргә дә бергә бара идек. Бер ун көн элек кенә күргән идем, йөз-кыяфәте бик матур дип сөенгән идем, тернәкләнгән кебек күренде».

Профессор Фирдания Садриева бүген Юдино бистәсе зиратына — туганнары янына җирләнде.

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*