tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эшмәкәрләр фикер алышты
Эшмәкәрләр фикер алышты

Эшмәкәрләр фикер алышты

7 декабрьдә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы эшен башлап җибәрде. Беренче көнне форумга катнашучы татар эшмәкәрләре төп юнәлешләр буенча фикер алыштылар.

Татарстан Фәннәрр академиясендә – «Төзелеш индустриясендә инновацияләр һәм энергияне саклау” темасына, ТР Икътисад министрлыгында – “Татарстан Республикасында бизнес. Инфраструктура, Институтлар үсеше  һәм ярдәм итү программалары” темасына, ТР Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать министрлыгында – “Агросәнәгать комплексында яңа технологияләр һәм ысуллар” темасына, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында – “Туризм индустриясе һәм кунакханә бизнесы үсеше” темасына, IT-паркта – “IT индустриядә инновацион проектлар” темасына фикер алышу узды.

Кич белән форумда катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсеннән “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен караячаклар.

8 декабрьдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында форумның пленар утырышы узачак. Чара алдыннан Татарстан Республикасы инновацион проектлар аллеясы эшләячәк.

Төшке аштан соң “Майский” теплица комбинаты һәм “Химград” технополисы объектлары буенча экскурсия булачак.

Кич белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында форум кунакларын татар шагыйре Мөдәрис Әгъләмовның 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә көтеп калалар.

Форум турында тулырак мәгълүмат:

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XI Форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*