tatruen
Баш бит / Слайдер / Бүген Әстерханның “Дуслык” оешмасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә
Бүген Әстерханның “Дуслык” оешмасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә

Бүген Әстерханның “Дуслык” оешмасы 30 еллык юбилеен бәйрәм итә

Бүген 17 августта 18:00 сәгатьтә Әстерханның “Звездный” спорт комплексында Татарстаннан килгән иҗат коллективлары һәм ансамбльләре катнашында “Дуслык” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган Зур концерт була.

Концертның төп катнашучысы –  Татарстан Республикасының халык  артистлары  Айдар  Галимов,  Резедә Шәрәфиева, Вил Усманов, шулай ук Татарстан Республикасы атказанган артисты Равил Галиев һәм : “Болгар” халык биюләре театры.

Әстерханның “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы 1989 елда оеша. Бу оешма өлкәдә милли һәм дини гореф-гадәтләрне үстерүче, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы бердәнбер оешма.

Җәмгыятьнең рәисе булып Алмаев Әнвәр Ибраһим улы тора. “Дуслык” татар җәмгыятенең “Яшь күңел” яшьләр канаты бар – җитәкчесе Данил Хәлморатов.

«Дуслык»  җәмгыяте өчен 2019 ел – юбилей елы.  Әстерхан татарлары 30 еллык актив эшләренә йомгак ясаячак. Алар туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алулары белән горурлана.

“Дуслык” татар җәмгыяте 30 ел актив эш алып бару дәверендә күп кенә уңышларга ирешелә:

  • Татар халык театры сакланып кала
  • “Ялкын» фольклор ансамбле,” Нур» балалар ансамбле, “Тан-тана” балалар бию ансамбле оештырыла
  • 100 еллык тарихы булган “Идел” татар газетасы яңадан эшли башлый
  • Татар китапханәсе ачыла
  • «Ак калфак» татар хатын-кызларының региональ иҗтимагый оешмасы, “Көрәш” спорт федерациясе, “Дуслык”ның яшьләр канаты оештырыла
  • Габдулла Тукай скверы төзелә, биредә бөек шагыйрь Г.Тукайга Татарстан Республикасы тарафыннан бүләк ителгән һәйкәл куела
  • Муса Җәлилгә һәйкәл куела
  • Әстерхан шәһәренең 74 нче мәктәбенә Габдулла Тукай исеме бирелә
  • Сухогрузга Габдулла Тукай исеме бирелә, ул Каспий диңгезе буенча Иранга йөк ташый
  • Беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова исеме мәңгеләштерелә, аның туган авылында музей ачтыыла
  • Ел саен “Татар моңы”, “Татар кызы”, “Мин ТАТАРЧА сөйләшәм” бәйгеләре оештырыла
  • Әстерхан җирендә 30 ел дәвамында «Сабантуй ” өлкә бәйрәме уза

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*