tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гамәлләре – авыл файдасына
Гамәлләре – авыл файдасына

Гамәлләре – авыл файдасына

Соңгы елларда күбесе авылларда, шәһәрләрдә төпләнгән актив позицияле яшьләрдән тупланган инициатив төркемнәр барлыкка килә башлады. Җае чыккан саен һәм төрле даталар уңаеннан алар әти-әниләренең, әби-бабайларының туган нигезләре файдасына төрле акцияләр оештыралар, изге гамәлләр кылалар, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Шул юнәлештә иң актив эшчәнлек алып баручы төркемнәрнең берсе – Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗай яшьләре хәрәкәте.

Ул берничә дистәгә якын фикердәш ир-егетне һәм хатын-кызны үз эченә ала. Иң беренчедән, яшьләр балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өстенлек биреп, аларның сәламәт үсүләре өчен хоккей, футбол буенча турнирлар һәм башка спорт чаралары оештыралар. Җирле хакимият белән тыгыз хезмәттәшлектә эш итеп, авылның инфраструктурасын төзекләндерүдә катнашалар. Узган елның көзендә алар Айсин урамында кое булдыруда булышканнар.
“Хәрәкәт” әгъзалары башка милләт вәкилләренә дә булышуны мөһим дип саный. Мәсәлән, Столбищи авылында урнашкан “Родник” балалар приюты тәрбияләнүчеләренә кунакка барып, тәм-томнар белән сөендерәләр, алар өчен бәйрәм оештыралар, көнкүрештә кирәкле әйберләр бүләк итәләр.

Сафаҗайлыларның бу гамәлләре хәтта чит илләргә дә тарала башлаган. Мәсәлән, Африканың Нигер дәүләтендәге Маликотка авылында кое казыту өчен акча җыйганнар. Хәзер яшәү чыганагы биреп торган ул урында “Сафаҗай” исемле язма да урнаштырылган.
Яшьләр кече ватаннарының чәчәк атуын, чиста һәм матур булуын телиләр. Аннары майның озын ял көннәрендә авылның төрле урыннарында өмәләр оештырганнар. Шул максат белән балалар арасында экологик конкурс игълан иткәннәр һәм иң активларын спонсорлар исеменнән билгеләп үткәннәр.

Әлеге катлаулы эпидемиологик вазгыятькә дә карамастан, таләп булган QR-кодлар кайгыртып һәм тиешле дистанцияне үтәп дистәдән артык егет Барятино авылына чыгучы юлның тау битен чүп-чардан чистарткан.
Ә бу төркемнең иң саваплы гамәле – халыктан акча җыеп аз керемле, күп балалы гаиләләргә, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән һәм мохтаҗ булган авылдашларына матди яктан булышу. Быел бу акция Рамазан ае кысаларында үткәрелгән һәм аның нәтиҗәсендә 38 кешегә акчалата ярдәм күрсәтелгән.

Шулай ук күрше Большое Андосово авылыннан булган өч яшьлек Василина Шароновага да булышканнар сафаҗайлылар. Туганнан бирле ул авырудан җәфа чигә, ә аны дәвалау өчен кыйммәтле операция кирәк. Ураза гаете көннәрендә якташ-милләттәшләреннән җыелган акчаны Василинаның әти-әнисенә тапшырганнар.
Һәр авылда шундый инициатив, кече ватаннары өчен кайгыручы, авылдашлары ихтыяҗларын яклаучы яшьләр төркемнәре булса, авылларыбыз әле яшәячәк. мөмкин.

Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*