tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Генерал Миңлегали Шәйморатов -халык каһарманы
Генерал Миңлегали Шәйморатов -халык каһарманы

Генерал Миңлегали Шәйморатов -халык каһарманы

Шушы көннәрдә Шәйморатов генералның туган ягында булдык. Сәфәребезне “Мәрьям – Солтанова – Акчурина исемендә”ге клуб оештырды. Бу сәяхәтнамә дә шуннан туды.
Ватанны саклаучылар көне җитте. Ил тарихы белән бәйле бу дата аерым кешеләрнең язмышын мәңгеләштергән көн буларак та билгеле. 23 февраль ул легендар генерал, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңлегали Минаҗ улы Шәйморатов батырларча һәлак булган көн дә. Быел аның вафатына 76 ел тулды.

Бер төркем кеше уңайлы һәм җылы автобуста Башкортстанның Кырмыскалы районы Шәйморат (элекке исеме Биштәкә) авылына бик тиз барып җиттек. Герой исемен йөрткән урам буйлап уздык, мәктәп йортында күп еллар элек куелган герой бюстын карап, арытаба юл алдык. Безне алга дәшеп торган максатыбыз авыл мәдәният йортында урнашкан күргәзмә залы һәм Шәйморатов генерал туып үскән нигезгә куелган һәйкәлне күрү иде.

Безне күркәм мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Марат кызы Нигъмәтуллина җылы каршы алды, күргәзмә залы белән таныштырды. Бай фотоматериаллар тупланган бу зур залда легендар комдивның тормыш юлы, гаиләсе, якыннары турында мәгълүмат урнаштырылган. Аларның һәркайсысы белән җентекләп таныштык. Җыйнак кына кинозалында генерал Шәйморатов турында 7 минутлык кына документаль фильм карадык. Фильм инглиз, башкорт, урыс телләрендә алып барыла.

Генерал Шәйморатов шушы авылда 1899 елның 15 августында гади крестьян гаиләсендә туа. Хезмәттә чыныккан авыл улы зирәк, үткер, һәр эшен уйлап эшли торган төпле акыллы егет булып үсә. 14 яшендә ул Якимов дигән кешенең “Урал” пароходына йөк ташучы матрос булып эшкә урнаша. 1917 елдагы вакыйгалардан соң егет Кызыл армия сафларына кушыла.

Гражданнар сугышын С.Буденныйның атлы армиясендә тәмамлый. Нәкъ шушы еллар кыю егеткә булачак һөнәрен фәкать хәрби хезмәт белән бәйләргә этәргән. Бөек Ватан сугышы башлангач, Миңлегали Шәйморатов Мәскәү өчен барган каты сугышларда бөтен белемен, хәрби тәҗрибәсен куллана. Атлы гаскәрләрдәге зур тәҗрибәсен бәяләп, аны кавалерия полкы белән җитәкчелеккә тәгаенлиләр.

1943 елның 23 февралендә каты алышта  Шәйморатов һәлак була. Дошман тылы эчендәге тыгыз боҗраны өзгән көнне генерал белән бергә 300 ир-егетебез һәлак була. Генерал да, солдатлар да Чернухино поселогы янында туганнар каберлегендә җирләнгән. Биредә бер урам аның исемен йөртә.

Сәяхәтебез ахырында Миңлегали Шәйморатовның туган нигезенә куелган батыр һәйкәлен дә барып күрдек.“Мәрьям – Солтанова – Акчурина исемендә”ге клуб җитәкчесе Нәфисә Акчурина белдерүенчә, халкыбызның билгеле шәхесләре эзләре буенча мондый сәяхәтләр алда да оештырылачак.

Алсу Хәбирова-Төхвәтуллина.

Один комментарий

  1. Кадерле Имаметдин

    Шэйморатов генерал образы безнен йорэклэрдэ. Уфа татары йорэклэрендэ. Без инде ана герой исеме бирелсен дип ничэ ел даулыйбыз, тик нинди генэ батырлыклар курсэтмэсен, герой исеме алу очен ин башта синен миллэтен татар булырга тиеш тугел.
    Илдэге миллэт аеручы шовинистлар шулай фикер йортэ. Хэм аларнын фикере гел алга чыга.
    Жанын жэннэттэ булсын газиз миллэттэшебез…F

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*