tatruen
Баш бит / Слайдер / Губернатор бүләгенә лаеклылар
Губернатор бүләгенә лаеклылар

Губернатор бүләгенә лаеклылар

Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучылар гаиләсе –Сөнгатулла Хәкимчан улы һәм Заһидә Алим кызы Бекениннар 1 нче июльдә бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр иде. 27 нче августта шәһәр хакимияте ЗАГСының никахлашу залында Бекениннарны бриллиант туйлары белән котлап Төмән өлкә Губернаторының рәхмәт хатын һәм медален тапшырдылар. 60 ел бергә матур итеп, сынауларга бирешмичә, шатлыклары белән уртаклашып яшәгән Бекениннарны якыннары һәм дуслары котладылар.
Кырык елдан артык Лаемтамак авылы мәктәбендә укыткан ветеран укытучыларга саз арты авылы тормышы җиңел бирелмәгәндер. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып бу авылда ике уллары, кызлары туа. Аларга белем, тәрбия бирәләр. Узган тормыш еллары турында алар беркайчан зарланып сөйләгәннәрен хәтерләмим.

60 ел буена ни генә кичермәгәннәрдер алар. Шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Губернаторның бүләгенә лаеклы гаилә бүген дә бер-берләренә мәхәббәт һәм хөрмәт белән карыйлар, тату яшиләр. Аларның кулга –кул тотынып узган тормыш юлы- яшьләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Заһидә апа белән Сөнгатулла абый: “Ныклы, бәхетле гаилә булдыру –ул зур хезмәт. Сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы авыр елларны үскән буын балалары без. Эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәргә тырыштык. Хезмәт юлыбызда очраган авырчылыкларны икәүләп җиңеп чыгарга өйрәндек. Яшьләргә бер-берсен тыңлый белергә, юл куярга, киңәшләшеп яшәргә кирәк дигән теләкләрдә калабыз,”-дип гаилә бәхете турында фикерләре белән уртаклаштылар. 60 ел бергә тату гомер итү бәхетенә ирешкән Бекениннарны котлап күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады.

Аларны котларга кызлары Гөлшат, оныклары, туганнары һәм дуслары җыелган иде. Гомер буе мәктәптә эшләгән ветеран укытучылар бүген “Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамбленең җырчылары. Сөнгатулла абый скрипкада уйный, шигырьләр иҗат итә. Тантанага килгән себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхинаның һәм һәр чыгыш ясаучының котлаулары мәгънәле, урынлы булды. Котлау тантанасын җырчы Хәсән Хучашев башкаруында җыр бизәде, бәйрәмгә ямь өстәде. Бекениннарга парлы гомер юлыгыз дәвамлы булсын, якыннарыгызның җылысын тоеп гомер кичерегез дигән теләкләр яңгырады.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*