tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык геройлары – ил геройлары
Халык геройлары – ил геройлары

Халык геройлары – ил геройлары

7 майда Халыклар дуслыгы йортында «Халык геройлары – ил геройлары» республикакүләм конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Конкурста 7-11 сыйныфларда белем алучы 1000гә якын укучы катнашты. Жюри хөкеменә өч номинациядә эшләр тәкъдим ителде: «Халык геройлары — ил геройлары» (эссе), «Фронттан хатлар» (эссе), шулай ук тикшеренү проектлары. Һәр номинациядә иң яхшы өч җиңүче билгеләнде һәм алар Мәскәүгә өч көнлек экскурсиягә бару өчен юллама белән бүләкләнделәр.

Укучыларны котларга килгән милли сәясәт министры Лариса Буранова, мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова, “Удмурт Кенеш” регионара иҗтимагый оешмасы президенты Татьяна Ишматова әлеге проектның тәрбияви роле искиткеч зур булуына басым ясадылар. ”Укучылар конкурс эшләрен гаиләләре, туганнары белән бергә яздылар. Бу проект аларда нәселләре белән горурлану хисләре уятмыйча калмагандыр. Иң мөһиме — алар халыкларның дус-тату яшәргә тиешлегенә төшенделәр”, — диде Светлана Болотникова.

“Мин үзем белгечлегем буенча тарихчы. Тарих ул – кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүче фән. Бу проект та сезгә бабаларыбызның үткән юлын барларга ярдәм иткәндер һәм нәсел җепләрен тагын да ныгыткандыр”, — диде Лариса Буранова.
Җиңүчеләрнең исемен атап, бүләкләү өчен сәхнәгә чакыра башладылар. Шушы 100 укучы арасында татар фамилияләре яңгырармы? Ышанычым акланды. Өч татар кызының фамилиясен ишетүгә, алар белән әңгәмә корырга ашыктым. Кызлар миңа әлеге проектның күңелләрендә нинди эз калдыруы турында сөйләделәр.

Динара Абульфарикова (Камбарка районы Н.К.Крупская исемендәге 1нче лицей): “Мин “Фронттан хат­лар” но­минациясендә җиңдем. Әлеге проектта катнашканда миңа Балезино якларында яшәүче туганнарым булышты һәм мин үземнең ерактагы туганнарым турында бик күп белдем. Илебезне фашистлардан азат итүдә туганнарымның көч куюларын белү миндә зур горурлык уятты. Алар хәбәрсез югалганнар. Шушы көннәрдә безнең гаиләгә хәбәр килде: минем ерак бабам Степан Наговицын Воронеж өлкәсендәге туганнар каберлегендә җирләнгән. Туганнар белән анда барып кайтырга уйлыйбыз”.

Диләрә Әхмәтҗанова (Ижау шә­һә­­рен­ең Кузебай Герд исемендәге уд­мурт гимназиясе): “Мин ба­бамның бабасы Рифкат Мө­хәм­мәтгәрәев турында эссе яз­дым. Ул сугышта бик каты яралана, сугыштан кайт­кач та, аның гәүдәсе тулы снаряд кыйпылчыклары булган. Мин проект эшен әзерләгәндә бабаларыбызның, әбиләребезнең бик михнәт чигүләрен, ачлыкка да, бик нык суыкларга да түзүләрен аңладым”.

Лиана Зәйнуллина (Ижау шәһәре, 26нчы мәктәп): “Миңа әлеге проектта катнашырга иң элек әти-әнием, аеруча әбием ярдәм итте. Алар безнең туганнарның сугышта катнашулары, аның авырлыкларын кичерүләре хакында сөйләделәр. Мин әлеге проектта катнашканда “Нәрсә ул сугыш?” дигән сорауга җавап таптым.

«Халык геройлары – ил геройлары” проекты Ижауда өченче тапкыр уза, ә быел ул беренче тапкыр республика күләмендә оештырыл­ган. Алдагы елда — Бөек Җиңүнең 75 еллыгында — конкурсның тагы да колачлап узуына шигебез юк. Ел саен җиңүче укучыларның эшләреннән китап та чыга. Тарихны саклаучы проектта сугыш җиле кагылган һәр гаилә катнашыр дип ышанам.

Рилия Закирова.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*