tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара “Татар кызы” финалына үткән кызлар исемлеге 16 сентябрьдә игълан ителә
Халыкара “Татар кызы” финалына үткән кызлар исемлеге 16 сентябрьдә игълан ителә

Халыкара “Татар кызы” финалына үткән кызлар исемлеге 16 сентябрьдә игълан ителә

“Татар кызы” халыкара бәйгесе ярымфиналы 13-15 сентябрьдә Казан шәһәрендә үтәчәк. Финалга чыккан кызлар исемлеге 16 сентябрьдә игълан ителәчәк. Бу хакта “Татар кызы” бәйгесе матбугат хезмәткәре хәбәр итә.

13-15 сентябрьдә “Татар кызы” халыкара бәйгесе ярымфиналы кысаларында Татарстан башкаласында берничә сынау булачак: интеллектуаль, аш-су, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен тикшерү бәйгеләре, кызлар калфак тегәчәк һәм, Болгар шәһәренә барып, милләтебезнең борынгы тарихы белән танышачак.

Ярымфиналда 27 кыз катнашачак. Жюри әгъзалары алар арасыннан унике кызны сайлап алачак. Әлеге унике кыз Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә узачак халыкара финалда катнашачак.

“Бәйгенең максаты – яшьләрдә мәдәни мирасыбызга кызыксыну уяту һәм катнашучыларда яңа белем, күнекмәләр булдыру ярдәмендә татар телен үстерү һәм популярлаштыру, гореф-гадәтләрне саклау”, – ди оештыручылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*