tatruen
Баш бит / Слайдер / Хатын – кызлар форумы турында тагын бер кат…
Хатын – кызлар форумы    турында тагын бер кат…

Хатын – кызлар форумы турында тагын бер кат…

15–17 нче май көннәрендә башкалабызда, Бөтендөнья татар хатын–кызлары форумы булып узды. Татар иленә 19 илдән, Россия төбәкләреннән, Татарстаннан 500 гә якын татар  җанлы ханымнар, туташлар җыелды.      Кунакларны ашату, кунак итү өчен башкалабызнын  “Татарстан” , “Биләр” кунакханәләре хезмәт күрсәтте Шулай ук, ханымнар “Казан” милли мәдәният үзәгендә,  “Дворянское гнездо” ресторан – комплексында, мәдәният минстрлыгы, Дәүләт Советы ашханәләрендә  хәләл ризыклар белән тукландылар.

“Дворянское гнездо” ресторан–комплексы 300 дән артык кунакны кабул итеп,  тәмле  ашлар белән сыйлады. Ресторан – комплекс җитәкчесе  Шәйдуллина Равилә Шамил кызына якты йөзе,  тәмле ризыклары, җитез хезмәткәрләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Равилә ханым форум барышыннан да читтә калмады, үз хезмәткәрләрен алып Г.Камал театры бинасына килде, пленар утырышта милләтебезне борчыган сорауларга җавап таптылар, фикер алыштылар,  күчмә күргәзмәдә  хезмәттәшләре белән татар читекләре, чүәкләре алдылар. Үзләренең татар милләте ханымнары    булулары белән чиксез горурлануларын белдерделәр.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*