tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы тәмамланырга санаулы көннәр калды
“Әниемнең җылы кочагы” конкурсы тәмамланырга санаулы көннәр калды

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсы тәмамланырга санаулы көннәр калды

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге “Әниемнең җылы” кочагы дип исемләнгән конкурс игълан итте. Ул 1 нче  ноябрьдә старт алды һәм 27 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Анда катнашучылар әниләр турында үзләре язган шигырьләрне, эссе формасында язылган язмаларын, шулай ук башка авторларның әниләр турындагы шигырьләрен видеога сөйләп җибәрергә тиеш. Видеоларны #әниемкочагы2019 хештегы белән билгеләп, @tatarlar_kongress, @gulnazshaihi, @endzhe06, @miftahovfarid аккаунтларына язылып, инстаграмга куярга кирәк.

Тагын бер номинация – “Әниемнең җылы кочагы” темасына инша язу. Ул басма хәрефләр блән язылган А4 форматында 2 биттән артмаска тиеш. Иншаны @[email protected] почтасына юлларга кирәк. Конкурсның нигезләмәсе белән конгресс сайтындагы “Рәсми басма” сәхифәсендә танышырга мөмкин. Җиңүчеләр исемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайты һәм инстаграмы аша игълан ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*