tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игътибар: РИУда татар телен, тарихын, динен өйрәнү юнәлешендә курслар эшли!
Игътибар: РИУда татар телен, тарихын, динен өйрәнү юнәлешендә курслар эшли!

Игътибар: РИУда татар телен, тарихын, динен өйрәнү юнәлешендә курслар эшли!

Хөрмәтле дуслар!

2013 нче елның 1 нче октябрендә Россия Ислам Университетында татар телен, тарихын, динен өйрәнү юнәлешендә курслар башланып китте.

Аны оештыручылар: Россия Ислам Университеты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Алтын Урда” татар патриотик фронты иҗтимагый оешмасы.

Курс ахырында Сез татар телендә аңлаша алырсыз, Изге Коръәнне уку бәхетенә ирешерсез, шулай ук динебез, тарихыбыз, татар милләтенең килеп чыгышы турында күзаллау алырсыз дип ышанып калабыз.

Укулар түләүсез. 1 нче октябрьдә башланып, һәр көн кичке вакытта, өч ай дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: +7 927 242 35 78; 7 927 422 17 51

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*