tatruen
ИЛ белән бергә

ИЛ белән бергә

Быел без барыбыз да Бөек Җиңү бәйрәме рухы белән яшибез.

70 ел – тарих өчен аз вакыт булса да, сугыш һәм тыл ветераннары әле исән чакта ук, шул тарихны үз файдаларына үзгәртергә маташучылар, Бөек Җиңүнең кыйммәтен киметергә теләүчеләр табыла. Шуңа да без хәтеребезне яңартып, хатирәләрне барлап торырга, яшьләргә тарихи хакыйкатьне бар нечкәлекләре белән җиткерергә бурычлыбыз.

Талант, сугыш…

Никадәр бер-берсенә ябышмый торган төшенчәләр болар… Каршылык, гайре табигыйлек уята күңелдә бу сүзләрнең хәтта рәттән торуы да… Сугышта гомерләре өзелгән артист, музыкант, шагыйрь, рәссамнәрне уйласам, ирексездән Маргарита Алигерның шигъри юллары искә төшә: «А как играл бы тот, который в то утро все-таки погиб?!»

«…1941 елның көзендә Мәскәүдә үткәрелергә тиешле татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына татар академия театры 1940 елда ук зур дулкынлану белән әзерләнә башлады. Бу мөһим, җаваплы иҗат отчеты алдыннан тел белән аңлатып булмаслык шатлыклы көннәр кичерә идек. Кинәт шул куанычыбызны кара болыт каплады… Немец фашист илбасарлары Туган илебезгә басып керде. Күп кенә артистлар фронтка китеп барды. Декадага хәзерлек эшләре тукталды». (Татарстанның халык артисты Хәким ага Сәлимҗановның «Артист язмалары» дигән китабыннан).

Авыр сугыш елларында театр үлемнән дә өстен, кылычтан да көчле булган сәнгать дигән тылсым белән халыкның рухын ныгытып, ышаныч, көч, өмет өстәп яши. Бу чорда Камал театры сәхнәсендә 23 премьера уйнала. «Хуҗа Насретдин», «Король Лир», «Яшенле яңгыр» кебек классик әсәрләр белән бергә сугыш темасын яктырткан яңа пьесалар дөнья күрә. Нәкый Исәнбәтнең «Мәрьям»е, Мирсәй Әмирнең «Миңнекамал»ы шундыйлардан. Сугыш рухи батырлыкны фронттагылардан гына таләп итми. «Яшенле яңгыр» спектакле буласы көнне баш рольдә Катеринаны уйнаучы Фатыйма ханым Ильская бердәнбер улы – 23 яшьлек офицер Фуатның Киевны азат иткәндә һәлак булуы турында кара хәбәр ала. Ләкин спектакльне башка көнгә күчерттерми, уйнарга көч таба…

Артистларның эшчәнлеге сәхнә белән генә чикләнми. 20 артист донор булып, сугышның соңгы көненә кадәр яралы сугышчылар өчен кан бирә. 17 хатын-кыз тиз арада шәфкать туташлары курсында укып, даими рәвештә госпитальләрдә дежур тора. Һәр елны театр колхозларга кыр эшләрендә, уңыш җыеп алуда, урман кисүдә булыша. Авылда барлыгы 500 дән артык спектакль, концерт күрсәтелә. Ә планнан тыш куелган спектакльләрдән һәм ял көннәрендә оештырылган концертлардан килгән керем Җиңү фондына җибәрелә. Театр архивында сугыш вакытында И. В. Сталин җибәргән рәхмәт телеграммасы бар: «Сотрудникам Татарского государственного академического театра, собравшим 120000 рублей на постройку новых видов вооружения мой братский привет и благодарность Красной Армии».

Архивта мондый әмерләр дә саклана: «На основании приказа Управления по делам искусств при СНК ТАССР командировать для художественного обслуживания при фронтовых частей… Зиганшину Р., Гафурова И., Масаутову А., Ибрагимову Р., Таминдарову Р. …»

«…Безне төньяк-көнбатыш фронтка Ленинград ягына җибәрделәр. Һәр көн 2-3 концерт куябыз. Күктә снарядлар сызгыруы ишетелеп тора… Сугыш дәһшәтен үз күзләребез белән күреп, 3 айга якын алгы сызыкта йөрдек. Сугышчылар концертны бик бирелеп карыйлар, якташларыбыз безне кочаклап ала, тылдагы хәлләрне сорашалар, сагынуларын сөйлиләр. Иң якын кешеләрен озаткандай җылы итеп озатып калалар…» (Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншинаның «Күңелем түреннән» исемле китабыннан).

Ленинград блокадасын өзгән соңгы бәрелештә гомере, иҗаты өзелгән 21 яшьлек скрипач Тәлгать Туктамышевның абыйсы искиткеч музыкант Әсхәт Туктамышев – Камал театрыннан фронтка китә. Әйләнеп кайтмый. Әтиләре – оста гармунчы Мөхәммәт ага да сугышта һәлак була. Бер гаиләдән өч талант – сугыш корбаннары…

Театрдан киткән кырыклап кешенең егермесе сугыш кырында кала. Яшь артистлар Бәкер Йосыпов, Хәсән Кәтиев, Гыйльметдин Газизов, Фирдан Князев, Гариф Салихов, Госман Сәгыйдов… Галиәсгар Камалның да ике улы сугыштан кайтмый. Берсе – Фаик Камал – театрның яшь талантлы артисты, әдәбият өлкәсендә дә бик өметле каләм иясе була… Халык йөрәгенә керергә, мактаулы исемнәр алырга өлгермәгән талантлар…

Әйе, сугышсыз, тыныч тормышта әле нибары бер буын гына… Сугыш, талант, сәнгать сүзләре бары тик хәтер яңарту уңаеннан һәм иҗади әсәрләрдә генә янәшә килсеннәр иде…

Луара Шакирҗанова
“Халкым минем”
май, 2015

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*