tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илнур Еникеев халыкара фестивальдә җиңү яулады
Илнур Еникеев халыкара фестивальдә җиңү яулады

Илнур Еникеев халыкара фестивальдә җиңү яулады

Әстерханда яшәп иҗат итүче милләттәшебез Илнур Еникеев “Премия Каспий-2018” Халыкара яшьләр фестивалендә “Лучший cover-исполнитель” номинациясендә лауреат исемен яулады.

Әлеге куанычлы яңалык белән ул  “Одноклассники” социаль челтәрендәге үзенең сәхифәсендә уртаклашты.

“Премия Каспий” яшьләр фестивале 2012 елны Россиянең әзерҗбайҗан яшьләр оешмасының Әстерхан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Эльвин Гусейнов тарафыннан “Әстерхан шәһәре” муниципаль округы ярдәме белән гамәлгә куелды.

2015 елдан башлап фестиваль халыкара статусын йөртә. 6 ел буе уздырылган фестивальләрдә Россия, Әзербайҗан, Казахстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Молдова илләреннән, Калмыкия республикасыннан меңгә якын яшь сәнгать ияләре катнашты. Кунак буларак ун меңнән артык тамашачы карады.

Быелгы “Премия Каспий-2018” Халыкара яшьләр фестивале Әстерхан шәһәренең төзелүенә 460-ел тулуына багышланды.  Фестиваль Әстрехан өлкәсе хакимиятенең яшьләр эшләре агентлыгы һәм “Әстерхан шәһәре “муниципаль округы” ярдәмендә оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*