tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткада “Авыл кызы”ның сайлап алу туры үтте.
авыл кызы бәйгесе
авыл кызы бәйгесе

Иске Кулаткада “Авыл кызы”ның сайлап алу туры үтте.

23 ноябрь көнне Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының сайлап алу туры узды. Әлеге бәйгенең төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы хакимияте. Анда өлкәнең Иске Кулаткы, Яңа Спас, Чынлы, Николаевка, Сенгилей районнарыннан 11 кыз катнашты. Алар үзләре белән дә якыннан таныштырдылар, җыр-биюдә осталыкларын да күрсәттеләр, оста хуҗабикә дә булдылар. Татар авылларында яшәүче татар телен, милли гореф-гадәтләрен һәм тарихын, шулай ук туган төбәге тарихын белгән 20дән 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында уздырыла торган әлеге бәйгедә 4 кыз: Иске Кулаткыдан Галия Рамазанова Гран-прига, I урында – Чынлыдан Лилия Кәримова, II урында – Николаевкадан Гөлнара Курамшина, III урында – Иске Кулаткыдан Фәридә Зәйнетдинова лаек дип табылды. Шул рәвешле, сайлап алу конкурслары Россия төбәкләрендә уздырылгач, ярымфинал Казанда үткәреләчәк, шушы 4 кыз да Казанга конкурска чакырулы. Калган һәр катнашучы үз номинациясендә җиңүче булды. Җирле милли җәмгыятьләр һәм конкурсантлар өчен онытылмас булган шушы чараны уздыруда Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы, БТК БК әгъзасы Эдуард Ганиевның ярдәме зур булды.

Иске Кулатка районында булганда Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров районның Атлаш, Мосеевка, Яңа Зимница, Иске Мостяк кебек татар авылларында булып анда яшәүче татар халкы белән дә очрашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*