tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Казимир ярминкәсендә татар тауарларын яратып алалар
Изге Казимир ярминкәсендә татар тауарларын яратып алалар

Изге Казимир ярминкәсендә татар тауарларын яратып алалар

Мартның беренче якшәмбесендә Вильнюста традицион Изге Казимир, яки Казюкас ярминкәсе үтә. Бирегә Литваның бар почмагыннан төрле һөнәр осталары үзләре җитештергән мал белән сату итәргә җыела.

Изге Казимир Литваның яклаучысы дип санала. 17 гасырда аныд исемендәге бәйрәм оештырыла башлый, ике гасырдан соң ул ярминкә формасына әйләнә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Немеж авылының татар җәмгыяте җитәкчесе Таирас Кузнецовас хәбәр иткәнчә, алар ярминкәгә алып килгән тауарлар шундук алынып бетә, хәтта җитми кала икән. Алдагы елларда бу ярминкәгә Татарстан һөнәрчеләре катнашып, татарларның мәдәнияте, сәнгате белән яхшырак таныштырырлар дип өметләнә җирле татарлар.

Белешмә өчен: Немеж авылы Литва башкаласы Вильнюска якын ыган урнашкан. Ул үзенең тарихи татар мәчете белән билгеле. Татар Википедиясе менә нәрсә яза: “Бу урында беренче мәчет 1684 елда ук корылган була, тик ул яна. Бүгенге корылмасы 1909 елда төзелгән. Монда кыз-хатыннар һәм ирләр ягы булган. Совет чорында склад итеп кулланылган. Хәзерге көндә мәчеткә намазга кешеләр җомга көннәрендә җыела. Имам Вильнюс каласыннан килеп йөри. Шул ук имам Кырык Татар авылында да имам булып тора. Ә Немеж авылында имамны алыштырып кына торучы кеше бар. Мәчет турыпочмак формасында урнашкан, Мәккәгә караган ягы киңәеп тора. Диварлары агачтан булып, түбәсе калай белән ябылган. Зур булмаган манарасы да бар”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*