tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры “Гостиный двор” Халыкара фестивалендә катнаша
Камал театры “Гостиный двор” Халыкара фестивалендә катнаша

Камал театры “Гостиный двор” Халыкара фестивалендә катнаша

Иртәгә, 18 июньдә, Оренбургта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Г.Исхакый әсәрләре буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән “Тормышмы бу?” спектаклен тәкъдим итә. Спектакль М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры сәхнәсендә XI “Гостиный двор” Халыкара театр фестивале кысаларында күрсәтелә. Фестиваль афишасында, шулай ук, Казахстан, Мәскәү, Самара, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Бугуруслан һәм Орск театрлары бар.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел “Тормышмы бу?” спектакле өч халыкара фестивальдә катнашкан иде: Уфа шәһәрендә “Туганлык”, Санкт-Петербургта “Радуга”, һәм Казанда “Нәүрүз” фестивальләрендә.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*