tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры куйган “Тормышмы бу?” спектакле Мәскәү тамашачысын уйландырган
Камал театры куйган “Тормышмы бу?” спектакле Мәскәү тамашачысын уйландырган

Камал театры куйган “Тормышмы бу?” спектакле Мәскәү тамашачысын уйландырган

Камал театры “Тормышмы бу?” спектаклен Мәскәү тамашачысына тәкъдим итте.  Спектакльне Г. Исхакый әсәрләре буенча яшь режиссер Айдар Җаббаров куйды. Узган ел Казанда үткән премьерадан соң яңгыраган фикерләр Мәскәү татарларында да зур кызыксыну уяткан.

Милләт язмышы, халыкның диннән ераклашу фаҗигасе сурәтләнгән әлеге әсәрне караганнан соң, Мәскәү тамашачысы  “Тормышмы бу?” спектаклен “Алтык битлек” премиясенә лаек дип бәяли. Камал театрының әлеге хезмәте шул исемдәге конкурска тәкъдим ителгән иде. Малый театрда аны мәскәүлеләр белән бергә конкурсның жюри әгъзалары да карады.

“Тормышмы бу?” спектакле зыялыларны уйланырга да мәҗбүр иткән. Ул татарларга алдынгы уку йортларын ачу кирәклеген искәртә, ди алар. Артистларның уены да сокландырды, милләттәшләребез исеменнән рәхмәт белдерәбез, дип хәбәр итә  Мәскәү татарлары штабы җитәкчелеге. Камал театрының Россия башкаласындагы гастрольләре вакытында артистлар белән төрле очрашулар да оештырыла.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*