tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстанның Жезказган шәһәрендә яңа мәчет төзиләр
Казахстанның Жезказган шәһәрендә яңа мәчет төзиләр

Казахстанның Жезказган шәһәрендә яңа мәчет төзиләр

Казахстанның Жезказган шәһәрендә яңа мәчет төзиләр. Әзер объектларны киләсе елда тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мәчет 2019 елның февралендә «А-Мешіт» иҗтимагый фонды инициативасы белән төзелә башлады . Хәзер булачак бинаның нигезен салалар.

Яңа мәчет шәһәргә кирәк, чөнки искесенә кеше сыймый. Ул шәһәр читендә урнашкан һәм барлыгы 500 кешегә исәпләнгән. Проект буенча, яңа бинага 1500 кеше сыячак. Бинаның мәйданы 2,916 квадрат метр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә агентлык.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*