tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Хузур” нәшрият йортын тәкъдим итү зур вакыйгага әйләнде
Казанда “Хузур” нәшрият йортын тәкъдим итү зур вакыйгага әйләнде

Казанда “Хузур” нәшрият йортын тәкъдим итү зур вакыйгага әйләнде

Бүген Казанда Татарстан мөфтияте карамагындагы “Хузур” нәшрият йортын тәкъдим итү зур вакыйгага әйләнде. Анда Татарстанның дин әһелләре, киң җәмәгатьчелек кенә түгел, Мәскәү, Ульяновск, Ханты-Манси автономияле округы дини лидерлары да килгән иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән оешкан “Хузур” нәшрияты бүгенге көндә киңкырлы эш алып бара. Нәшриятны Ришат Хәмидуллин җитәкли. Хузур татарчага тәрҗемә иткәндә тынычлык дигәнне аңлата. Билгеле булганча, кайбер фетнәләр гыйлем булмаудан, наданлыктан килеп чыга. Динне хикмәт белән, гыйлемле кешеләрнең төшендерүе бүгенге көндә бик мөһим. Димәк, шул чакта тынычлык та булачак.

“Хузур” нәшрият йорты төрле темаларга багышланган сайтлар да (дистанцион белем бирүгә корылган онлайн мәдрәсә, электрон ислам китапханәсе, хатын-кызлар өчен ислам сайты, Россиядәге хәләл нокталар буенча гид-белешмәлек, намазга багышланган сайт) эшли, татар дин әһелләренең мирасын да кайтара. Бүгенге кичәдә әлеге сайтларның һәркайсы турында тәфсилләп сөйләнелде. Мәчет яки мәдрәсәгә барырга вакыты булмаган яки йөрәге җитмәгән кешеләр, әлеге сайтларга кереп, үзләренә кирәкле мәгълүматны туплый ала, сорауларына җавап таба. Җыеп кына әйткәндә, бу сайтлар дини белем бирү, Ислам кыйммәтләрен тарату, дингә кагылышлы сорауларны ачыклау өчен эшләнгән.

Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, еш кына исламны хәзерге дөньядан аерылган, ниндидер искергән күренеш дип күз алдына китерәләр. “Моңа еш кына массакүләм мәгълүмат чаралары да үзеннән өлеш кертә. Алар үз битләрендә мөселманнарны тормыштан артта калган, урта гасыр кешесе итеп тасвирлый. Бүген әлеге мифларны юкка чыгарырга һәм исламның заман белән бергә атлап баручы дин икәнлеген күрсәтәсе килә”, – диде мөфти хәзрәтләре.

Камил Сәмигуллин шулай ук мөфтият тарафыннан кварталга бер тапкыр имамнар өчен “Шура” журналы чыгарылу турында да әйтеп үтте. Анда мөфтиятнең рәсми игъланнары, 12 әзер вәгазь, Хәнәфи мәзһәбенә кагылышлы материаллар урнаштырыла. Журналның киләсе саны Корбан бәйрәменә чыгачак.

“Хузур” нәшрият йорты 2013 елда үзенең рәсми сайтын оештырып җибәрергә, яшьләр өчен сайт ачарга, “Азан” интернет-радиосын эшләтеп җибәрергә, иске татар, гарәп, төрек телләрендә басылган 25 китапны тәрҗемә итәргә ниятли. Алар арасында Курсавиның 300 хәдис тупланган хезмәте дә бар. Ул киләчәктә мәдрәсәләрдә дәреслек буларак та кертелергә мөмкин. Шулай ук Коръәннең Казан басмасы дөньякүләм стандартларга туры китереләчәк.

Шулай итеп, кайчандыр мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән нәшрият эше үсешкә таба бара. Кичәдә нәкъ менә Вәлиулла хәзрәтнең “Иман” нәшриятында чыккан китаплар аша дини күтәрелеш вакытында халыкның белем алуы берничә кат искә алып үтелде.

Бүген чыгыш ясаучылар тарафыннан “Хузур” нәшрияты башлап җибәргән эшчәнлек уңай билгеләп үтелде. РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, бүгенге көндә ислам буенча китаплар җитешми. Нәшрият йортлары да күп түгел. Ә инде “Хузур” нәшриятын оештыру – мөселманнарның, нәшрият сәясәтенең ихтыяҗларын аңлап эш итү дигән сүз, ди ул.

Танылган әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов исә сайтлардагы мәгълүмат татарча да булсын иде дигән фикерне җиткерде. “Әлеге сайтлар татар халкын күтәрерлек булсын”, – диде галим. Аның фикерен ахырдан журналистлар хуплады. Чөнки дини мәгълүматны халыкка үтемле тел белән җиткерергә кирәк. Дин өлкәсенең бик четерекле булуы да татарча язучы журналистларга мәгълүматның татар телендә бирелүен таләп итә. Нәшрият директоры Ришат Хәмидуллин алга таба сайтларны татарча да, русча да эшләячәкләренә ышандырды.

Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир Саматов сүзләренчә, татар халкы Казанга карап тора. “Яшьләребез бик сайтларны карый һәм башка фиркаләргә ияреп китә. Бу бик кирәкле эш”, – диде ул “Хузур” нәшрияты оештырылуны.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев исә Вәлиулла хәзрәт башлап җибәргән эшнең мәгънәви яктан да, сыйфат ягыннан да яңа баскычка күтәрелүенә шатлануын белдерде.

Бүгенге көндә әлеге сайтларга 800-900 кеше керә. Димәк, аларга ихтыяҗ зур.

Шунысын билгеләп китәргә кирәк: нәшрият йорты үз эшчәнлеген интернетта киң җәелдерү генә түгел, китаплар чыгару белән дә шөгыльләнә. Бүген әлеге нәшриятта дөнья күргән китапларны – Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Йөз дә бер вәгазь”, дин белән кызыксынучылар өчен “Ислам турында сөйләшик”, гарәп язуын өйрәнү өчен – “Мөгаллим сәни”, Имам Әбү Җәгъфәр әт-Тахәвиның “Әт-Тахәвийя гакыйдәсе”, “Пост по Мазхабу имама Абу Ханифы”, Имам Әбү Хәмид әл-Газалиның “Адабы”, Әһмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китапларын кичәдә катнашкан һәркемгә бүләк иттеләр. Алдагы планнарда – татар дин әһелләренең китапларын хәзерге татар теленә тәрҗемә кылуны дәвам итү. Татар халкының рухи мирасын торгызу өчен, аларның электрон вариантларын сайтларга урнаштырырга һәм кабат нәшер итәргә кирәк.

Римма Гатина, “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*