tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы башланып китте
Казанда II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы башланып китте

Казанда II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы башланып китте

15 май көне иртәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы делегат ханымнарын теркәү башланды.

Төрле кыйтгалардан килгән ханымнар белән кыска гына әңгәмәләр корып алдык.

форум4“Нур” татар оешмасыннан Гөлфия Антонова Ярославльдән килгән. Бу борынгы якта кайчандыр урта гасырларда татар күпләп яшәгәннәр, бүгенге көндә дә, Гөлфия ханым сүзләренчә, Ярославль өлкәсендә 30 меңләп татар бар. Казанга өченче мәртәбә килүе, ләкин мондый төр форумнарда беренче катнашуы. Яңа танышулар, яңа очрашулар, төрле яңалыклар көтәм. Гомумән, Казан буйлап йөрисем килә, форумнан соң да өч көнгә калып, шәһәрне җәяү йөрип чыгасым килә ди ул.

форум6Сәидә Фәхретдинова (Савченко) Кабарда-Балкария башкаласы Нальчик шәһәрендә тора. Ул бу Төньяк Кавказ республикасында гомер сөрүче 3 мең татарны берләштергән “Туган тел” татар милли-мәдәни үзәк вәкиле. Күпләп тә килер идек, безгә бер генә урын бирелде шул дип шаяртып та алды ул. Сәидә ханымның әтисе-әнисе Ульян-Сембер якларыннан, репрессияләнгәч Урта Азия якларына барып эләгәләр. Сәидә ханым да шунда туган. Кияүгә чыгып Нальчикта төпләнгән. Форум татар хатын-кызларын борчый торган проблемаларга җавап табарга ярдәм итәр дип өметләнә ул. “Ир – баш, хатын – муен, муен кая борылырга икәнен төгәл белергә тиеш”, – ди ул.

форум3Төркиядән килгән Гөлтән Ураллы һәм Рауза Вәли татар дөньясында яхшы билгеле ханымнар. Аларның форумга катнашуы – зур мәртәбә. Уртаклашыр тәҗрибә, уй-фикерләр аларда күп тупланган.

форум7Фәнзия ханым Карманова ерак араларны якын итеп Ханты-Манси автоном округыннан Советск шәһәреннән килгән. Анда ул “Нур” (“Сияние”) татар милли-мәдәни үзәген җитәкли. Үзе тумышы белән Башкортстан якларыннан. “Форумда сөйләшәсе әйбер күп, шулай да бездә мәчет төзергә ярдәм итүчеләргә чыгып зур рәхмәтемне әйтергә теләр идем. “Татар хатыны барысын да булдыра, шуны күрсәтәсем килә”,  – ди ул.

1Илсөяр Дәүләтшина Татарстанның Яңа Чишмә районыннан. Чаллыбашы авылы мәдәният йорты директоры һәм әле генә бу районда оешкан “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе дә. Форумга ул чын татарча, бәйрәм төсе кертеп чәк-чәк белән килгән. “Эшебезгә этәргеч булыр, яңалыклар көтәбез”, – диде ул форумга баглаган өметләре турында сорагач.

2“Maison France-Tatarstan”  оешмасы җитәкчесе Әлфия Айзатова Франциядән үк форумга дип ашыгып килгән. Бу илдә алар алты дистәгә якын татар гаиләсен барлаганнар, аралашып торалар икән. Мондый форумнар, алар турында мәгълүмат чараларында язылуы тагын да татарларны табарга ярдәм итәр дип уйлыйбыз ди Әлфия ханым. Алар быел 1 июньдә беренче мәртәбә Сабантуе үткәрмәкче. Ул Париж тирөсендәге Essone дигән ял итү – парк зонасында үтәчәк икән.

форум1Әлегә делегатларны теркәү эше дәвам итә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре кунакларны каршы алалар, кунакханәләргә озаталар.

форум2Төшке аштан соң делегатлар Казанның татар мәктәпләренә барачак, Казан Кремле буенча экскурсиядә йөриячәкләр. Кич белән Г.Камал исемендәге театрда спектакль караячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*