tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда үзенчәлекле күргәзмә ачылды
Казанда үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Казанда үзенчәлекле күргәзмә ачылды

Казанның А.Н.Мәҗитов музеенда “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны” дип исемләнгән үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Чарада күренекле галимнәр, сәнгать осталары, рәссамнар, киң җәмәгатьчелек катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия Федерациясенең Татарстандагы Рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны” исемле татар язучылары, рәссамнар арасында, шулай ук әлеге бәйге  кысаларында «Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем», «Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем -чиккән кулъяулык» дигән иҗади сәхифәләр уздырган иде. Уңышлы дип табылган иҗат эшләре күргәзмәдә урын алды.

“Киләчәктә бу күргәзмә зур залларда урын алыр, – дип зур өметләр баглады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләү  сүзендә. – Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче сәнгать кешеләрен, зур рәссамнарның, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын милли темага, Казанга, Татарстанга юнәлтү бик мөһим. Бөек сынчыларыбыз, Бакый Урманчы кебек шәхесләребез эшен дәвам итү безнең уртак бурыч”.

Күргәзмә кунакларын танылган җырчылар Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова сәламләде. Рәссамнар арасында игълан ителгән иҗат бәйгесенә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр игълан ителде.

Күргәзмә 1 июньгә кадәр эшлиячәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*