tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елда Татарстанда Керәшен мәдәнияте үзәге ачылачак
Киләсе елда Татарстанда Керәшен мәдәнияте үзәге ачылачак

Киләсе елда Татарстанда Керәшен мәдәнияте үзәге ачылачак

Татарстанның Керәшен мәдәнияте үзәге Казанда 2019 елда эшли башлаячак. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстанның керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте.

“Бу үзәктә керәшеннәр тарихы, фольклор һәм этнография белән бәйле төрле чаралар уздырылачак”, – диде Людмила Белоусова.

2002 елда керәшен җәмәгатьчелеге Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка башкалада Керәшен мәдәнияте үзәген булдыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. 2008 елда керәшеннәр җәмгыятенә элеккеге “Малайлар хоры гимназиясе” бинасы бирелә. 2016 елда Татарстан Хөкүмәте Керәшен мәдәнияте үзәген төзекләндерү эшләренә бюджеттан акча бүлеп бирә.

Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров әйтүенчә, ремонт эшләренә 72 миллион сум каралган. Бинаның фундаментны, диварлары ныгытыла, яңа җиһазлар сатып алына. “Элеккеге бинадан монда диварлар гына калды, калганын без барысын да үзгәрттек”, – диде ул.

Людмила Белоусова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка рәхмәтләрен җиткерде. “Бу үзәк керәшеннәргә үз мәдәниятен саклап калу һәм яңа буынга җиткерү өчен бик кирәк”, – дип белдерде.

 

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*