tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсе горурлыгы – Азат Габдрахманов
Киров өлкәсе горурлыгы – Азат Габдрахманов

Киров өлкәсе горурлыгы – Азат Габдрахманов

Вятка Аланы шәһәрендә шахмат уены буенча гаять сәләтле балалар бар.
Шуларның берсе – Азат Габдрахманов. Узган ел аңа FIDE – Халыкара шахмат
федерациясе тарафыннан рәсми рәвештә Мастер FIDE бирелде. Бу дәрҗәгә ул уналты яшендә лаек. Азат белән танышу әле алда, ә хәзергә аның турында «ВКонтакте» интернет битенә кереп белешик.

Соңгы язмасы 5 гыйнварь. Казанда бик көчле блиц-турнир узган, ул гомум
алганда 89 шахматчы арасында тугызынчы, ә юниорлар арасында – беренче!
2019 ел, 29 декабрь. Тиз шахмат буенча “Спартак” спорт җәмгыяте призына
оештырылган уенда мөмкин 9 очкодан 7,5 очко җыйган, 95 кеше арасында
икенче урынга чыккан!
2019 ел, 7 декабрьдә шахмат буенча үзенең беренче тренеры Владимир
Курочкинны 80 яше белән тәбрикли.
2019 ел, 11-12 ноябрь, Идел буе федераль округ чемпионаты, 19 яшькәчә
яшьләр арасында блиц уенда һәм тиз шахматта беренче урын! Блиц буенча
милли рейтинг 2300!!!

2019 елның 30 июль-9 август көннәрендә Екатеринбургта «Евразия-опен»
халыкара шахмат фестивалендә Азат Габдрахманов опен-турнирда олылар
арасында Җир шарының һәм Россиянең иң көчле 192 шахматчысы белән
уйный. Алар арасында 25 гроссмейстер һәм 52 мастер була! Зурлар
арасында мөмкин 9 очкодан 6 очко җыя! Яшьләр арасында көмеш медальгә
лаек була һәм шахмат буенча спорт мастеры нормасын үти. Бу турыда Вятка
Аланы “Ровесник” балалар-яшүсмерләр үзәге педагогы, шахмат буенча
тренеры Петр Назаров мәгълүмат бар.

Елына ничә тапкыр ярышлар дип өеннән чыгып китәдер бу егет, белмим,
турнирларга бару уен буенча хәзерлектән тыш юл чыгымы да сорый бит!
Азат, игелекле зат, ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтен җитереп бара. Азат, тәбриклибез сине, яңа уңышлар телибез!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*