tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китәләр, китәләр арабыздан иң-иңнәре…
Китәләр, китәләр арабыздан иң-иңнәре…

Китәләр, китәләр арабыздан иң-иңнәре…

Китәләр, китәләр арабыздан иң-иңнәре… ышанып булмый. 23 октябрьдә аңа әле кырык яшь кенә тулган булыр иде. Тик, данлы якташыбыз Россия Герое Рәис Мостафин безнең арабыздан китеп барды. 13 июль көнне озакка сузылган авырудан соң аның гомере өзелде.

Рәис Мостафин 1980нче елның 23 октябрендә Переволот районының Алмалы авылында туа. Туган авылында тугыз классны тәмамлагач, күрше Кичкасс поселыгында училищеда укып, тракторист һөнәрен ала. 1998 елда армияга алына. Нальчик шәһәрендә урнашкан Төньяк-Кавказ округында хезмәт итә. 2000нче елның 15нче январеннән 31нче маена кадәр икенче Чечен сугышында катнаша. Төньяк-Кавказ округы гаскәрләренең махсус билгеләнештәге бригадасында пулеметчик була. Подразделениесе белән Грозный шәһәрен штурмлауда катнаша. 2000нче елның 27нче январендә мәктәп бинасын яулаганда Рәис чын батырлык күрсәтә. Бинаның  уң як өлешен дошман кулга ала. Рәиснең өч дустын пленга алалар, ул аларны коткарырга тырышып ут ача. Пулемет уты белән ике тапкыр дошманны кире кайтара, өченчегә пулеметы туктап кала, үзен пленга алалар. Боевиклардан куркып, югалып калмый ул. “Дошман допрос алып мәтәшкәндә, кинәт кесәмдә гранат капшап таптым, аның турында бөтенләй онытканмын икән. Берничә секунд эчендә баштан кырык төрле уй үтте: шартласам шартлыйм, аның каравы күпме дошманны юк итәм. Шулай дип уйладым да, чекасын тартып алып гранатны өскә ыргыттым, дошман каушап калган арада икенче бүлмәгә йөгердем. Идән астындагы туннельга кереп качтым. Арттан атыш, шартлау, тын алып булмый, колак ишетми, күпме үрмәләп барганмындыр белмим, тик үзебезнекеләр янына барып чыкканда, берсе дә ышаналмады, алар мине күптән үлгән дип белгән”,- дип искә ала Рәис үзе. Кайдан  көч алды  икән бу унтугыз яшьлек гади авыл малае? Аны үстергән әти-әнисе, мәктәп, авыл халкының да тәрбиясе моңа этәргеч булгандыр. Кыюлык, батырлык һәм намус белән Ватанына хезмәт иткән якташыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Мондый батырлыкны тик көчле рухлы, чын ир генә күрсәтә ала.

Россия президенты указы белән күрсәткән батырлыгы өчен 2000нче елның 11 июлендә Рәис Мостафинга Герой России исеме бирелә һәм “Алтын йолдыз” ордены тапшырыла. Демобилизациядән соң ул Оренбурга кайтып гаилә корып яши, кыз һәм ул үстерә. Ветеранннар җәмгыяте эшләрендә актив катнаша, “кайнар нокталардан” кайткан солдатлар белән эш алып бара. Тик кызганычка каршы гомере иртә өзелә. Батыр якташыбызның әнисе, туганнары, хатыны, балаларының  авыр кайгысын уртаклашабыз, аның якты рухы  безнең күңелләрдә  мәңге сакланыр.

Региональ иҗтимагый оешма «Оренбур татар

 милли-мәдәни мохтәрияте» Советы,

Х.Ямашев исм. милли китапханә коллективы,

«Яңа Вакыт» редакциясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*