tatruen
Баш бит / Слайдер / Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Бүген хезмәттәшебез, шагыйрь Булат Хәким улы Ибраһимовның туган көне. Аңа 30 яшь!

Булат, чын күңелдән шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Саулык, озын гомер, гаилә иминлеге телибез. Җәй аенда гаиләгездә зур шатлык булып кызыгыз Айбикә дөньяга килде. Альбина белән бергәләп, тигезлектә яшәргә, кызыгызның шатлык, куанычларын күреп, бәхетле гомер кичерергә язсын. Айбикә иҗади уңышларга тагын да канатландырсын.

Булат, син татар шигърияте дөньясында үз стиле, үз фикере булган өметле шагыйрь. Милли җанлы булуың белән дә аерылып торасың. Каләмең һәрвакыт үткен булсын, иҗади уңышлар телибез.

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*