tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күпне күргән, күпне кичергән…
Күпне күргән, күпне кичергән…

Күпне күргән, күпне кичергән…

Сугыш… үзен күрмәсәң дә сагыш уята торган сүз бу.  73 ел вакыт үтсә дә,  хатирәләре өлкәннәр күңелендә бик тирәнгә сеңеп калган.  Ә авылдашым Хезмәт һәм тыл ветераны Сәрбиҗиһан Әсхәдуллина  күңеленә алар мәңгелеккә кереп урнашкан диярсең.

Сәрбия апай 1932 нче елның 27 нче августында Арча районы Түбән Мәтәскә авылында гап-гади колхозчы гаиләсендә  дөньяга килә.  1940 нчы елда     мәктәпкә укырга керә.  Тик балачакның якты мизгелләрен дәһшәтле сугыш еллары алыштыра. Шуңа да карамастан, укуын ташламый.  Дүртьеллык авыл мәктәбен тәмамлагач, көн дә өч чакрымны җәяү йөреп, Күпербаш мәктәбендә тагын өч ел белем ала.

Алтынчы сыйныфта укыганда  Сәрбия апаның   әнисе үлә.   Ике   апасы да тормышка  чыга, абыйсы колхозда эшли. Аңа җиде һәм тугыз яшьлек сеңелләрен карарга, өйдәге барлык эшләрне башкарырга туры килә.

Түбән Мәтәскәдән бер көндә13 кешене сугышка алалар. Алар арасында Сәрбия апаның әтисе  Әсхәдулла да була. Кызганычка каршы, аларның берсенә дә туган якларына кире кайту насыйп булмый.

Аталары сугыш кырында ятып калганлыктан, бер тапкыр субсидия бирәләр. Сеңелләре укуларын тәмамлагач, ул акча да бүтән бирелми.  Нишләсен, гаилә ишле. Кыз  олылыр белән берлектә урак урган,  көлтә бәйләгән, ындыр табагында, фермада эшләгән.18 яшь тулганнар өстендә урман кисү күрсәтмәсе тора иде. 1954 нче елның зәһәр февраль суыкларында, Лаеш урманында үзебездән ун тапкыр биек усак агачларын кисә башладык. Бу  хәлләр әле дә күз алдымнан китми. Аякта чабата, бәйләгән оекбаш, өстебездә юка бишмәт… Планыбызны 12 көн эчендә үтәп, 30 чакрымны җәяү үтеп,  Кызыл Байрак авылына килеп җиттек. Аннан безне машинада Казанга алып кайттылар. Бик авыр вакытлар булды, ләкин тешне кысып булса да, тормышны дәвам итәргә кирәк иде. Кияүгә чыктым. Ирем белән берлектә өч малай, бер кыз үстереп аякка басырдык. Улларыбыз ике ел Кытай чигендә, Казанда, Әфганстанда армия сафларында хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын уңышлы үтәп кайттылар.  Тормыш булгач,  төрлесен күрәсең икән. Озакламый ирем, абыем фаҗигале төстә үлде, балалар хәсрәте буды. Тормышның сикәлтәле юлларыннан байтак үтелде. Ачлыкны да, ялангычлыкны да күрергә туры килде. Аллага шөкер, хәзер рәхәттә яшибез, – дип сөйләде ул.

Хезмәт һәм тыл ветераны Сәрбиҗиһан Әсхәдулла кызы Әсхәдуллина  бүгенге көндә әтисенең төп  нигезендә төпчек улы белән яши. Бәйрәм саен ул якташларына искиткеч матур шигырьләрен бүләк итә. Шуңа күрә дә бар авыл кешесе аны ярата, хөрмәт итә.

Өченче меңьеллыкка аяк атлаганда киләчәктә сугышлар булмасын иде дигән теләк уяна. Батырларыбызның күп булуы белән горурланабыз без. Тик алдагы гасырларда яу кырында һәлак булганнар бөтенләй булмасын, ә безгә, моңа кадәр булган каһарманнарыбызны онытмыйча, аларны данлап һәм хөрмәтләп, тыныч тормышта яшәргә язсын иде!

Рүзәл Шәрипов, Арча

Сәрбиҗиһан   Әсхәдуллина  язган шигырьләр

Авылым Түбән Мәтәскә

Авылым Түбән Мәтәскә
Уртасыннан юл үтә.
Читтә йөргән якташларым,
Авылым сезне көтә.

Авылым Түбән Мәтәскә
Каршында биек таулар.
Тау итәгендә уйнашып
Җиләк җыя балалар.

Авылым Түбән Мәтәскә
Ага Ия сулары.
Тирәгендә кошлар сайрый –
Бик ямансу шулары.

Авылым Түбән Мәтәскә
Ия суы буенда.
Кайда гына яшәсәм дә,
Сез булырсыз уемда!

Яшьлегем хисләре

Яратам мин урманнарны,
Болыннарны, кырларны.
Гомер буена хисләнеп,
Яраттым мин аларны.

Сагынам мин яшь чактагы
Печән чапкан чакларны.
Болыннарда кешни-кешни
Чабып йөргән атларны.

Тәкыялар үреп бирә идең
Төрле-төрле матур чәчәктән.
Кем уйлаган, аерылырбыз дип,
Ул чактагы юләр яшьлектән?

Яраттым мин сине яшьлегемдә,
Аерылмабыз диеп уйладым.
Хәзер инде үткән ул көннәргә
Алып кайта мине уйларым.

Туган авылым

Ия суында урнашкан
Туган авылым Мәтәскә.
Авылымның уңганнары:
Әйдә! – дип миңа дәшә.

Туган авылым Мәтәскәдә
Шат авазлар тынмасын.
Читтә торган якташларым
Шушы җырны тыңласын.

Туган авылымның каршында
Матур биек таулары.
Яз көнендә шаулап аккан
Ия суы буйлары.

Гүзәл, матур туган авылым
Ия суы буенда.
Кайда гына яшәсәм дә,
Сез булырсыз уемда!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*