tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымда – татар теле…
Кырымда  –  татар теле…

Кырымда – татар теле…

Үзебезнең мәшhүр кырымтатар кардәшләребез турында мәкаләләремне дәвам итәм. Бүгенге кунагым Сәитваниева Гөлнара Йосыф кызы. Ул Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе, Кибрай бистәсендә дөньяга килә, 1991 нче елда алар гаиләләре белән Симферопольгә кайталар. Белгечлеге буенча филолог, Симферополь дәүләт университетын кырым татар теле hәм әдәбияты белгечлеге буенча тәмамлый.

Бүгенге көндә шушы ук вузда кырым татар әдәбияты буенча дәресләр алып бара. Бүгенге көндә “А.С.Айвазовның әдәби вә публицистик иҗаты” темасына кандидатлык диссертациясен тәмамлаган. Әмма Украинада килеп чыккан вакыйгалар аркасында бүген аңа хезмәтен яклау буенча каршылыклар килеп чыккан. Билгеле булганча Асан Сабри Айвазов 1914 нче елда И.Гаспралы үлгәннән соң “Тәрҗеман” газетасын, большевиклар 1918 нче елда япканчыга кадәр, үз акчасына чыгарып килә.

Гөлнара ханым Исмәгыйл Гаспринскийның оныгы. И.Гаспралының олы улы Рифатның 1914 нче елгы кызы Зөхрә Гөлнара Сәетваниеваның әбисе була. Шунысы кызык әтиле-уллы Исмәгыйль hәм Рифат Гаспринскийларның икесенең дә тормыш иптәшләре казан татарлары була. Гөлнара ханым белән без “Эмил” үзәгендәге әдәби кичәдә таныштык, ул анда И.Гаспралының “Испанияда мөселманнар” китабы турында семинар үткәрде.

Әлеге үзәктә аткага ике көн кырымтатарларына караган әдәби кичәләр, шулай ук бер көн диспут клублар уза. Кичәге чарада 100 дән артык кеше катнашты, күбесе студентлар иде. Шунысы мөhим монда берәүне дә мәҗбүриләп китермиләр, аларның биргән сорауларыннан, әйткән фикерләреннән аларның үз халыкларына булган зур мәхәббәтен күреп була иде.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*