tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымнан кунаклар килде
Кырымнан кунаклар килде

Кырымнан кунаклар килде

Бу көннәрдә Татарстанга бер төркем кырым татар укытучылары Казанга килде. Аларның  программасында  башкалабызның татар гимназияләре белән танышу, югары уку йортларына бару, шулай ук Арча районына сәяхәт тә каралган иде.

Делегацияне Кырым республикасының  Мәгариф министры урынбасары А. С. Аблятипов җитәкли.  Алардан 17 мәктәп директоры, ике район мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәгарифне үстерү институты җитәкчеләре – барлыгы 40 кеше килде. Делегация составында шулай ук кырымтатар мәҗлесенең мәгариф бүлеге җитәкчесе, Кырым инженер педагогика университеты доценты Э.Р. Авамелива да бар. Аның билгеләвенчә, бүгенге көндә кырым татар милли мәгарифен үстерү юлында әле эшләр бик күп һәм менә мондый рухтагы очрашулар бик мөһим. Кырым татарлары укытучыларын Казанга китеру мәсьәләсе мәҗлес вәкилләренең апрельдә Татарстанга килгән вакытларында күтәрелгән иде һәм менә шул килешү тормышка ашты.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*