tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң”ның җырлы кичләре – Райманда
“Кызыл таң”ның  җырлы кичләре – Райманда

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре – Райманда

Кызыл таң”ның 100 еллыгына багышланган чаралар республика буйлап дәвам итә. 26 гыйнварда “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н Туймазы районының Райман авылы кабул итәчәк.

Бу концертның үзенчәлеге шунда – ел дәвамында 50 яшьлек юбилейларын билгеләячәк шушы авылда туып үскән сыйныфташларга зур бүләк ул.

Концертта Башкортстанның халык артисты Асия Смакова, Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Символ-Гайнетдин Агыйделский, җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтов катнаша.

Шулай ук, кунаклар белән беррәттән авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары сәхнә тотачак.

Программада – җыр-моң, уен-көлке, спектакльләрдән өзекләр, кызыклы очрашулар.

kiziltan.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*