tatruen
Баш бит / Слайдер / Март елмая
Март елмая

Март елмая

Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,

Тыштан миңа кояш елмая.
Март буранын күлләвекләр йота,
Эчтән генә күңел моңая.
Язгы кояш соңгы салкыннарны
Һәм җандагы карны эретә.
Тышка чыгып җырлыйсылар килә,
Тик мартның салкыны чеметә.
Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,
Чер-чер килеп уйный чыпчыклар.
Чыпчыклар да моңны тоя ахры,
Җырлап оча нәни кошчыклар.
Тәрәзәгә карыйм, март елмая,
Матур ла яз моңнар үргәндә!
Мин моңланам, җырлыйсылар килә,
Көчем арта язга кергәндә.

Венер Фәттах         

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*