tatruen
Баш бит / Слайдер / Милләт җанлы Азатҗан
Милләт җанлы Азатҗан

Милләт җанлы Азатҗан

Азатҗан, Сез миннән хан ясадыгыз!

– дип рәхмәт әйткән аңа Бакый Урманче.

Гыйнварның 20 сендә Балтач районының Таузар авылында туып үскән техник фәннәр докторы, күренекле нефтехимик, ТФА академигы, беренче һәм дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, милләтпәрвәр зыялыбыз Азат Шәймулла улы ЗЫЯТДИНОВка 75 яшь тулды. Шул уңайдан юбиляр тормышына күз ташлап, аеруча истәлекле мизгелләрен укучыларыбызга җиткерергә булдык (галимнең сөйләгәннәрен биһуш булып Рәшит МИНҺАҖ тыңлап утырды).

***

Гагарин космоска очкан вакытта мин Бакуда, армиядә хезмәт итә идем. Галәмне яулау шундый зур бәйрәм булды. Сугышны үткән чал чәчле полковник: «Вот дали буржуям по мозгам!» – дип белдерде. Ә мин таза егет, максатлар бар. Нишләп миңа космонавт булмаска! Татардан юк, минем авылдан булсын. Мин шундый уй белән кайтып, КАИ га укырга кердем. Яратып укыдым. Үземне чыныктырдым, эчмәдем, тартмадым. 1967 елны, Комаров үлгәч, инде минем чират җиткәндер дип, төнлә утырып Мәскәүгә, космонавтлар отрядына гариза яздым. Әмма җавап килмәде…

***

Казан технология техникумында укыган вакыт. Физика укытучысы – Мәхмүт Вәлитов дигән кеше. Бик усал, таләпчән. Безне актлар залына җыйдылар да физиканы ничегрәк үзләштерүебезне тикшерәләр. 25 сорау. Кем белә, шул кул күтәрә. Минем эш әйбәт кенә бара. Соңгы сорау. Ни рәвешле кул белән 10 мең атмосфералы басым ясарга мөмкин, дип сорыйлар. Баш әйләнерлек сорау бит. Ничектер бу хакта укыганым бар иде. Тиз генә кулны күтәрдем дә, энә белән кадыйсың, басым ясау көче бик зур, ә энәнең әйбергә тию мәйданы бик кечкенә, дип җавап бирдем. Мәхмүт абыйның авызы ачык, бер мизгел дәшми торды да: «Җавабың дөрес!» – дип иң зур балл куйды. Шулай мин җиңүче булып чыктым. Директор: «Аның кайда яшәгәнен, ничек тукланганлыгын белмәсәк тә, ул сезнең арада математикадан, физикадан лидер!» – дип мине күкләргә чөеп мактады. Техникум җитәкчелеге бик шәп, бик зур сызым тупланмасы бүләк итте. Әлеге хәлдән соң, рус теле укытучысы Галина Ильинична да миңа аванс итеп “4”ле куйды, стипендия дә булды. Икенче курста урыс телен дә «5» легә яза башладым. Укытучым үзе дә минем белән шактый шөгыльләнде. Бервакыт мине оялтыр өченме, тагын да ныграк укысын дигәндерме: «Вот Зиятдинов, девушкам письма будешь писать. Не удобно же ошибками писать!» – дип әйтеп куймасынмы. Югалып калмадым: «Я же татаркам буду писать. Я по татарски без ошибок пишу!» – дип җавап бирдем. Ул зыялы апа булган. Икенче берәү булса, каршы килә дип, куып та чыгарырга мөмкин. Ул исә: «Я об этом даже не подумала!» – диде.

Бөтен аудитория рәхәтләнеп көлде. Мөгаллимә белән студентның тарткалашуы кебек булды бу. Иң мөһиме: кеше шулай үзен бәһали башлый. Укуым да әйбәт кенә китте. Әмма авыл шул хәтле сагындыра. Элек Тукай бакчасында сириннәр, төрле куаклар бик күп үсә иде. Мин, Илһам Шакиров яшәгән йорт тирәсенә, кеше әзрәк йөри торган якка барып, утыргычка качып утырып елый идем. Әмма техникумны ташлап кайтырга ярамый. Миңа гына түгел, әти-әнигә дә гарьлек булыр иде.

***

Мастер итеп алабыз, бер ел эчендә фатир бирәбез дигәч, 1968 елны Түбән Камага эшкә китеп бардым. 40 ел шунда эшләргә насыйп булды. Бәхетем шунда булган икән. Нефть химиясен шул кадәр яраттым. Күп тә үтмәде мине яшь белгечләр советы рәисе итеп куйдылар. «Нефтехим» берләшмәсендә 650 яшь белгеч, һәрберсенә фатир, дача өчен җир, балалар бакчасыннан урын кирәк… Яшь белгечләр советыннан профкомга, парткомга китәләр, ә бу юнәлешләр мине кызыксындырмый. Фәнгә керәсем килде. Монда инде технолог булырга кирәк. Химиядә иң төп белгеч шул. Технология буенча аспирантура эзли башладым. Перспективалы белгеч дип, мине СССР профсоюзларының XV съездына делегат итеп сайладылар. Шунда баргач, Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтына кереп, кафедра мөдире белән күрешеп чыктым. Ул укырга, имтихан бирергә чакырды. Барып кереп кайттым. Гендиректор Лемаев заводны эшләтеп җибәргәнче, тоткарланырга кушты, бер ел сабыр итәргә туры килде. Аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклап кайткач, минем өчен яңа лаборатория ачтылар. Фәнни эшләрем әйбәт китте. 1991 елны Мәскәүдә докторлык диссертациясе якладым. Производствода иң әүвәл җитештерү бурычы куела. Кайдадыр эш бармый икәнен, аның сәбәбен ачыклап эшне камилләштерү ысулын тәкъдим итәргә тиешсең. 1997 елда миңа фәнни берәмлекне җитәкләү тәкъдиме ясадылар. Мин аның статусын күтәреп, фәнни-технологик үзәк оештырдым, лаеклы яшьбелгечләрне үстердем. Һәм яңа коллектив куанычлы нәтиҗәләргә иреште.

***

1990 еллар башы. Берзаман депутатлар сайлау китте. «Нефтехим» зур комбинат бит. Без дә үз кандидатыбызны күрсәтергә булдык. Һәр кандидат үз платформасын тәкъдим итте. Мин дә мөнбәргә менеп чыгышымны сөйләп төштем. Шунда баш инженер Ворожейкин яныма килеп: «Иң яхшы чыгыш ясаучы син булдың», – дип мактаган булды. Әмма ахырда соңгы сүзне алып: «Конечно, Зиятдинов выступил лучше всех! Но мы заводчане, все таки производственники. Должны посылать не научного работника!» – дип депутатлыкка Бишимов дигән бер егетне тәкъдим итте. 211 нче округ иде бу. Бу гаделсезлек иде. Мин шәһәр ТИҮ җитәкчесе бит, халкыбыз мәнфәгатләрен якларга тиеш кеше. Үземне иҗтимагый үзәктән шул округка кандидат итеп куйдырдым. Беренче турда ук депутатлыкка уздым, беренче чакырылыш Татарстан Югары Советының халык депутаты булдым.

***

Фәнни-технологик үзәк җитәкчесе буларак, һәр заводка берәр лаборатория беркеттем. Кул астында 20 фәнни лаборатория, тәҗрибә цехы булып, җәмгысе 450 кеше эшли. Заводларда продукцияне күбрәк җитештерү, аның сыйфатын арттыру, яңа эшләнмәләр җитештерә башлау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләшәбез. Тик бер шартыбыз бар. Бу лаборатория фәкать сезнең мәнфәгатьләрне кайгырта. Кирәк икән, төннәрен дә эшләячәкләр. Әмма сез, безнең тәкъдим-киңәшләрне тотып эшләгәннән соң, ай ахырында, хезмәт нәтиҗәләре буенча, заводтан безгә премия бирәсез. Бездә ул моңарчы 20 процент кына иде. Хәзер, яңалык кертү нәтиҗәсенә карап, 40 процент күләмендә бүләклисез. Тегеләрнең премиясен мин бик гадел бүлдем. 75 проценты – лабораториягә, калган 25 ен, хезмәт күрсәткән өчен, механикларга, энергетикларга, завод идарәсенә. Бөтенесе канәгать. Акча шундук артты. Бернинди проблема калмады. Яңалык кертеп кенә торабыз. Дәүләт премиясе дә алдык. Зур казанышларым өчен, комбинатның «Алтын билге»сен тапшырдылар. «Татарстанның атказанган химигы» исеме дә бирделәр. Без дөньяда өченче булып, галобутил (бромбутил һәм хлоробутил) каучукны үзебез ясадык. Аны моңарчы дөньядагы ике ширкәт кенә җитештерә иде.

Күпләп җитештерүгә керештек. Дөнья базарында аңа ихтыяҗ зур иде. Инде хәзер заводның куәте 160мең тоннага җитте (елына), барыбер уңышлы сатыла…

2007 елда без Россиядә да беренче мәртәбә 705 миллион сумлык дәүләт килешүе оттык.

Бутадиен каучукның яңа төрләрен эзләп табарга дигән йөкләмә иде бу. Эшләп чыктык. Хәзер ул яңа төр каучкларның ясау куәте 180 мең тоннага җитте, уңышлы сатыла. Яңа технологияләрне шулай еш керттек. Бүген Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсе – Россиядәге иң алдынгы предприятияләрнең берсе. Мин моны горурланып әйтәм. Монда безнең ОРТУ нең дә өлеше бар. Дөнья базарында быел хәл авыррак. Әмма барыбер берләшмә табышка эшли.

***

Түбән Камада иң кыены, мөгаен, Җәлилгә һәйкәл кую булды. Бу хакта карар 1975 елның ахырында кабул ителсә дә, һәйкәл 2012 елны гына куелды. 37 елга сузылды бу эш. 2005 елның 12 декабрендә “Нефтехим”нең директорлар киңәшмәсендә шушы үтәлмәгән карар турында чыгыш ясаганнан соң, бөтен директорлар бу эшне хуплап тавыш биргәннән соң гына эш башланды. Һәм генераль директор күрсәтмәсе буенча “Нефтехим” сәнгать остаханәсендә макет ясалды һәм механика заводында аны бронзадан койдылар.

«Нефтехим»нең сәнгать остаханәсендә сынчы Рәис Сафин белән икәүдән-икәү генә утырабыз. Аңа Җәлилнең нинди каһарман булуын аңлатырга тырышам… Өч көннән шалтырата, килдем. Битен генә ясаган, әмма күзендә очкын бар! Шәп! Әйдә, бюстын яса! Нигә бюст кына?! Әйдә, һәйкәл булсын! Аякларын да яса! Эшләп чыкты. Инде куймакчы гына идек, урын әзерләргә, дип, шәһәр хакимиятләре үз шартларын куя башладылар. Шулай итеп, ясалып беткәч тә, остаханәдә биш ел көтте Җәлилебез. 2011 елны Дәүләт Советы сессиясендә чыгыш ясагач, боз кузгалды. Президент үз мөнәсәбәтен белдергәч кенә 2012 елның 30 августында һәйкәл ачу тантанасы Түбән Камада зур бәйрәмгә әверелде..

***

Туган авылым Таузар мәктәбен яптырмый саклап калуны авылдашларым һәм үзем өчен иң куанычлы чишелешләрнең берсе дип әйтә алам. Мәктәпне бетерү – авылны бетерү дигән сүз бит ул. Минем дә тырышлыгым белән хәзер авылыбызда, бер түбә астында, балалалар бакчасы һәм мәктәп салынып ята. Моның өчен Миңнехановка ничек рәхмәт әйтмисең?!

***

Былтыр сессиядә Түбән Камадагы экологик вәзгыять буенча, тәгаен мәгълүматлар китереп, слайдлар күрсәтеп шәһәр өчен бик мөһим чыгыш ясадым. Ул мәсьәләне мин күтәрмәсәм, кем күтәрә?! Мин бит анда 40 ел яшәдем, эшләдем. 2004 елга кадәр шәһәр халкы Кама суын хлор белән генә эшкәртеп эчте. Бернинди нормага туры килми иде бу. 2004 елны «Нефтехим» су чистарту станциясе төзеп куйды. Шәһәр сәламәтлек саклау белешмәләре күрсәткечләре битарафлыкка урын калдырмый. Димәк, эзләнергә, чаралар күрергә кирәк. Дәүләтне генә гаепләү дөрес булмас. Без үзебез дә пошмас, экологиягә җавапсыз карый торган халык. Төкереп китү, тәмәке төпчеген, чүпне теләсә кая ташлау адым саен очрый. Бөтен кара эш заводларда төнлә эшләнә. Төннәрен иркенләп пычрак суны чистарту җайланмаларына агызалар. Ул шунда газга әйләнә яки җыелып ята. Әмма мәңге анда тора алмый бит. Мохит шулай пычрана. Нариман Таузари җитәкчелегендә ТАНЕКО берләшмәсендә Россидә беренче мәртәбә мембраналы реакторлар көйләнгән чистарту корылмалары эшләтеп җибәрә башлады. «ТАНЕКО» берләшмәсендә Камадан су алу бик күпкә кимеде. Димәк, калдык суларны эшкәртү күпкә артты. Хәзер шундый технология Төмәннең Антипин нефть эшкәртү заводында төзелә. Бу яңа технологиягә Түбән Кама “Нефтехим” дә игътибар итәргә тиештер, иң зур күләмле ташландык сулар шунда бит. Һәм алар ачык бассейннар аша Камага агалар. Димәк, табигатьне пычрату дәвам итә.

***

Милли хис мине, Рахмай Хисматуллин, Наил Нуретдиновлар янына тартып китерде. Рахмай Түбән Камага 1964 тә үк килгән. Ул журналист та, шагыйрь дә. Наил белән без бер үк елны килдек. Аны халык театры режиссеры буларак чакырганнар иде. Наилләр яшьләрне җыеп, «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе оештырды. Тик мең кешелек залга 100-150 кеше генә килә. Кеше юньләп килмәгәч, мин танылганрак кешеләрне чакырырга тәкъдим иттем. Сибгат Хәкимнең 70 еллыгы җитеп килә иде. Аның бер генә соравы булды: «Кеше җыя алырсызмы?» Ике көннән соң, кемнәр белән һәм кайчан килә алачагын хәбәр итте Сибгат абый. Горкомны һәм горисполкомны, «Нефтехим» берләшмәсе генераль директоры урынбасары Мәсгут абый Сибгатовны кузгаттым. Бик әдәпле, тәртипле, зыялы кеше ул. Бик шәп үтте шигырь бәйрәме. Күп кешегә билет эләкмәде. Кызлар «Фазыл чишмәсе»н җырлап килделәр дә чиккән кулъяулык бүләк иттеләр – Сибгат абый елады. Менә бит нишләтә сәнгать?! Үзе белән бергә Гаташ, Мөһәммәдиев, Разил кебек 4-5 яшь әдипне алып килгән иде. Шуннан соң без «Җидегән чишмә»нең советын булдырдык. Мәсгут абый рәисе булырга ризалашты. Мин – кунак чакыручы. Сәхнә өчен Наил, режиссер өчен Рахмай җавап бирә. Наил алып баручылар таба. Шәмси Закиров – аның шәкерте. Минем таләп югары – Бакый Урманче, Рөстәм Яхин, Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Әмирхан Еники, Хәйдәр Бигичев, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин, Наҗар Нәҗми, Атнабайларны чакырам. Мондый кабул итүне күргәч Наҗар Нәҗми елады. Фәридә Кудашеваны вертолетка утыртып озаттык. Аларга барысына да халык ихтирамын җиткезергә тырыштык.

Бакый Урманчега багышланган кичәне гомерем буе онытасым юк. Легендар шәхесебез бит. Аның күргәзмәсе шәһәребездә ай буе барды. Бакый абый белән 25 ел буе якыннан аралаштым. Вафат булгач, үзем юдым. Үзем кабергә төшереп, ләхет тактасын капладым. Гомер юлымда очраган легендар шәхесләрнең берсе ул. Ул, чыннан да, бөек кеше иде. Бер зарланмады, лагерьларны сүкмәде. Гарәп әлифбасын бетереп, яңалифкә күчү хакында сүз кузгатылгач, моңа каршы төшеп, язылган хатка энесе белән ул да кул куя. Каршы төшеп имза салганнарның бөтенесен кулга алалар. 83 кешенең 3-4 е генә исән кала. Шуларның берсе – Бакый. Аны бик каты кыйныйлар. Шуңа күрә, сул аягы кыскарак иде. Сорагач, аны Соловкида бераз кыскарттылар, диде. Күмәр алдыннан юганда карадым: янбашы чәрдәкләнеп беткән. Аны бер шәфкатьлесе лагерьда төлкеләр карарга куйган. «Мине төлкеләр коткарды», – дип әйтә иде ул. Энесе шунда үлеп кала. Сталин мөртәтнең эше бу! Тик ул бервакытта да Сталинны сүкмәде. «Ленин үлеп харап булды. Бәлкем ул дөрес юлдан алып киткән булыр иде,», – диде.

Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Хәйдәр Бигичев… шактый кешене чакырдык. Бөтен килгән кунак – мин сайлап китергән кешеләр. «Җидегән чишмә» әле дә эшлиме?» – дип миннән еш сораштыралар. Тагын бер Наил, тагын бер Рахмай, тагын бер Мәсгут Сибгатов булса эшләр иде…

Бакый Урманче кичәгә килер алдыннан, иске китапларга карый-карый, тун тектергәнем истә. Аның чыгымын Мәсгут абый күтәрде. Сәхнәдә бүреген үзем кидердем. «О–о–о! Сез миннән хан ясадыгыз, Азатҗан!» – диде Бакый абый. Сәхнәдә җырлый бу:

Яшь чакларым бар иде,
Киң урамнар тар иде.
Яшь чагында урам саен
Сөйгән ярлар бар иде.

Халык кул чаба, моны җибәрми. Бакый Урманче икенчене җырлый. Халык туктамый, басып кул чаба башлады. Бакый ага өченчесен сузды.

Апау Алла уф та димим,
Дөнья кайгым үтте инде,
Гомерем булса ярлар сөймәм
Үзәгемә үтте инде

Халык егылды. 90 яшьлек карт ничек шаяра! Менә бит хикмәт!

***

Татар иҗтимагый үзәге оешкан бик күп җирдә талаш булды. Мин каты куллы кеше, тарткалашырга ирек бирмәдем. Көчле команда идек без. Югыйсә кайберәүләр киләләр дә, әйдә, рельска чыгып утырыйк, горкомга бәреп керик, дип тәкъдим итәләр. Мин исә. монда килгәнсең икән, сүземне тыңла, тыңларга теләмәсәң, үз төркемеңне оештыр, теләгәнеңне эшлә, дим. Әллә оештырмас дип уйлыйсынмы, дип шәбәеп чыгып китәләр дә, ике-өч атна үткәч, әкрен генә килеп, артка кереп утыралар. Без Түбән Камада милли рухны уяттык. ТИҮ оешкач эшләр алга китте. Җитмәсә, мин депутат та. Урамнарга күренекле исемен куша башладык. Урманче, Җәлил исемендәге гимназияләр ачтык. Тукай һәйкәлен халык «зэк» дип йөртә иде. Аңарда Тукай рухы, гомумән, юк. Аны урыныннан алдырып, Бакый Урманчедан сынын ясатып, яңасын комбинатта койдырдык. Шуны Солнечный урамындагы бер бакчага куйдырдык та, урамның исемен дә Тукайга алмаштырттык. Бер урамга Бакый Урманче исеме дә куйдырдык. Әгәр шәһәр башлыгы алмашынмаса, Бакый агага һәйкәл дә куя идек. Бездә ТИҮ 1989 елда оешты, Татарстанда рәсми рәвештә беренче булып бездә барлыкка килде.

***

Минем иң зур горурлыгым – шәһәрдәге җәмигъ мәчетен менә шушында, шәһәр уртасына утырту. Горисполком рәисе Владимир Михайлович Пучкин белән мәчет урыны җәһәтендә байтак тарткалаштык, хәлиткеч көнне чират цирк тәгаенләнгән урынга җитте. «200 мең кешелек шәһәргә, болай да химия исе килеп торган төшкә ат абзары нәрсәгә кирәк, Казанда да әле ул үзен акламый, Моны кайсы җүләре тәкъдим итте икән», – дигәч, Пучкин аптырап калды. Шул моменттан файдаланып (мин психолог та бит), тиздән киңәшмәм башлана дип, кире җавап алганчы, китү ягын карадым. Кайттым да сәгатъ икеләрдә эшне башларга фәрман бирдем. Бульдозерлар әзер иде. Пучкин бит икеләнеп калды: ризалык та бирми, шуны әйтәсе дә килми. Мин шул дәшмәүне ризалык дип кабул иткән кебек булам. Төне буе казыдылар, эттерделәр. Икенче көнне дә шактый эшләделәр. Бик тырыш егетләр! Мәчет төзелешенә дигәч, әллә нинди техника да бирергә әзерләр. Өченче көнне иртәнге алтыда шалтыраталар, тиз генә Пучкин янына килергә кушалар. Ишектән килеп керүем: «Җәнҗал чыгачак бит! Сине дә, мине дә утыртачаклар!» – ди. Мин йомшак кына аңлаткач, Җәлилгә һәйкәл салу кебек сакаллы төзелешкә бүтән риза булмаячакбыз, дигәч: «Бар! Сиңа җавап таба алмассың. Ни теләсәң, шуны эшлә», – дип чыгарып җибәрде. Иң матур эшләремнең берсе, татлы хыялымның тормышка ашуы бу.

***

Мин бит тальян моңында үскән егет, әти гел тальян уйнады. Яраткан шөгылем – авылга кайтып тальян белән җырлап йөрү. Үткән ел гармун уйнарга өйрәнә башладым. Хәйран чыгарам хәзер. Яшь чагымда өйрәнә алмый калган идем. Миндә музыкальлек бар. Институтта укыганда, бервакыт әтигә үпкә дә белдердем. Янәсе, нигә ныграк итеп үгетләмәдең. Әти тормышны әйбәт белә. «Гармунчы иптәшләреңне кара»,– диде. Элек бит кунак килсә, өстәлгә аракы менми калмый, гармунчыга иң әүвәл салып бирәләр. Шулай күпләр эчкечегә әйләнде. Мин җиденчене бетергәч тә, авылдан киттем. Менә ничә ел узгач, әти гармуны миңа кайтты. 1959 елны, диплом елында, Уфада практикада булдым. Шуннан әтигә Саратски яшел гармун алып кайткан идем. Дустым Фәргатнең әтисе Гыйльван абый өй күтәргәндә, синеке ике дигәч, әтием аңа гармунын бирә. Авылга кайткан саен Фәргат белән Гыйльван абыйга кереп гармунын алабыз да, урам әйләнеп җырлап йөрибез. Шулай 2004 елны авылга кайттым. Гыйльван абыйга кергәч Фәргат уйный, мин җырлый башладым. Гыйлван абый билсез ята иде. Уйнап туктагач, Гыйльван абый, бу әтиеңнең гармуны, син моны алып китәрсең инде, дип әйтеп куйды. Хатыны Оркыя апа, балалары өчен дә бу бит әти гармуны, дип пышылдады. Дөрес бит! Шуннан соң мин мәсьәлә хәл ителмәгәнен аңлап, бу хакта башка вакытта сөйләшербез әле дип, сүзне туктаттым. Чөнки монда әзерлек кирәк, ашыгырга ярамый. Бер атнадан соң кайтып, Оркыя апага бүләгемне, тиешле акчасын тапшырып, гармунны Оркыя апа үз кулы белән рәхмәт әйтеп бирде. Менә шундый күңелле хәл булды гармунның безгә кире кайтуы. Минем өчен иң кадерле ядькәр бу. Әтием аны 1921 елны Донбасстан, шахтадан кайтышлый алган булган. 90 елдан артык инде аңа. Ул вакытта да яңа булмаган. Әтием кая гына китсә дә, әбием аны саклаган. Әтием капка төбенә чыгып утырып уйнап җибәрә, без – яшь малайлар чирәмдә тыңлап ятабыз. Кызлар, тол хатыннар җыела, җырлый башлыйлар, көйдән-көйгә күчәләр. Бервакыт тол хатыннарның берсе, чыдый алмыйча, елый башлый. Тагын булмады инде, дип уйнавын туктатып, әти кереп китә иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*