tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Костанай өлкәсенең татар активы белән очрашты
Милли шура рәисе Костанай өлкәсенең татар активы белән очрашты

Милли шура рәисе Костанай өлкәсенең татар активы белән очрашты

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Казахстанның Костанай өлкәсендә. 21 сентябрь көнне ул Костанай өлкәсе Акиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты һәм «Kostanay Invest 2017» халыкара форумында катнашты.

Бүген Милли шура рәисе Костанай шәһәре мәчетенә сәфәр кылды. Шуннан соң Костанай өлкәсе Халыклар дуслыгы йортында өлкәнең татар активы белән очрашты. Васил Шәйхразиев белән очрашуда Костанай шәһәре Акимы Базыл Жакупов, “Дуслык” Костанай өлкәсе татар-башкорт этномәдәни үзәге рәисе Ринат Биктимеров һәм башка татар активистлары катнаштылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*