tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә Татар дәүләт драма театры Чиләбедән лауреат булып кайтты
Минзәлә Татар дәүләт драма театры Чиләбедән лауреат булып кайтты

Минзәлә Татар дәүләт драма театры Чиләбедән лауреат булып кайтты

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры күптән түгел, Чиләбе шәһәренең Яңа художество театры (Новый Художественный театр) бинасында “СELoBEK ТЕАТРА” дип исемләнгән кече формалы спектакльләрнең II Халыкара театраль фестиваль–лабораториясе атналыгы кысаларында, Т.Җуҗәноглуның “Ташкын” (“Лавина”) драмасы белән чыгыш ясады. Театрның баш режиссеры Дамир Самерханов сәхнәгә куйган әлеге әсәрне Россиядә генә түгел, Европа илләрендә дан казанган театр тәнкыйтьчеләре: Германиядән Нина Мазур, Беларусьтан Татьяна Котович, Литвадан Саулиус Варнас, Мәскәүдән Александр Вислов әлеге фестивальнең иң уңышлы спектакле дип атады, театрга фестивальнең Лауреат Дипломы тапшырылды, дип “Татар-информ” агентлыгы аша шатлык уртаклаша Минзәлә драмтеатрындагылар.

Фестивальне оештыручылардан алынган белешмә буенча, тамашачылар атна дәвамында илебезнең һәм аннан читтәге 14 иҗат коллективы хезмәте белән таныша алган, ә барлыгы 60 заявка алынган булган. Көньяк Уралда Россия, Грузия, Молдова, Казакъстан, Литва театрлары җыелган булган. Спектакльләрдә исә төп игътибар режиссерлык алымнарына түгел, ә идеяне чагылдыручы һәм театр эшенең үзәге булган актерга юнәлдерелгән. Әсәр тәмам булганнан соң, аны әйдәп баручы тәнкыйтьчеләр “сүтә” һәм хезмәт ирекле фикер алышулар рәвешендә иләк аша уздырыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*