tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтекама шәһәрендә “Орчык бәйрәме” узды
Нефтекама шәһәрендә “Орчык бәйрәме” узды

Нефтекама шәһәрендә “Орчык бәйрәме” узды

Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәрендә эшләп килүче хатын-кызлар оешмасы халкыбызның иң борынгы йолаларыннан булган “Орчык бәйрәмен” матур итеп уздырды. Бу бәйрәмебез “Мирас” картиналар галереясында татар рәссамы Эрот Зариповның күргәзмәсе ачылуына туры килде. Шактый гына җыелган тамашачы җылы итеп безне кабул итте. Онытылып бара торган йоланы – йон эрләү, язу, төрлечә бәйләп куллану яңартылды һәм җанландырып күрсәтелде. Йонның сихәте, файдасы турында сөйләнде, табышмак-такмак белән, борынгы җыр белән өмә үрелеп барды. Шул ук вакытта, күргәзмәдә безнең кул эшләребез дә күрсәтелде.

Бәйрәмдә күптән түгел генә оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының фольклор-этнографик ансамбле дә катнашты.

Светлана Вәлиева, Нефтекама шәһәре, Башкортстан Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*