tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очрашу урыны – Казан
Очрашу урыны – Казан

Очрашу урыны – Казан

4 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров  Арча педагогия көллияте студентлары белән очрашты. Чара барышында сүз туган тел, тарих, мәдәният турында барды.

“Казан — Татарстанның гына түгел, бөтен дөньяга таралган татар халкының башкаласы, рухи мәркәзе. Казан — Европа һәм Азия мәдәниятен тоташтыручы үзәк. Ул — кабатланмас тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр”,–дип  башлады үзенең сүзен конгресс рәисе Ринат Закиров. “Бөтендөнья татар конгрессы татар дөньясының үзәге ул, монда 480 нән  артык оешма берләшкән,   биш елга бер тапкыр съездыбыз  уза, эшләгән эшләребезгэ йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар төзибез. Тел–әдәбият, тарих, мәдәниятебезне өйрәнү  буенча яңа проектлар барлыкка килә, дөнья алга атлый, милли тамырларыбызның кирәклеге арта бара. Татарстаныбызның зур адымнар белән алга баруында Президентыбыз Рөстәм Миннехановның өлеше бик зур, татар теле әдәбияты бүгенге көндә республикабызда гына түгел, Россия федерациясе төбәкләрендә һәм дә чит илләрдә дә өйрәнелә, менә бу фактлар инде телебезнең үсешен, алга китешен күрсәтә” –дип ассызыклады  конгресс рәисе.

“Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы – Татарстан халкы. Татарстан җире – татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурд һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә,”тел лөгать, гадәт вә әхлак алмашып ” яшәгәннәр. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятыбызне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Туган илебезгә,җиребезгә, тарихыбызга, мәдәниятебезгә лаеклы граҗданнар булыгыз!”, – дип тәмамлады сүзен Ринат Закиров.

Очрашу барышында студентлар тарафыннан тел, мәдәният, тарих һәм дини проблемаларга караган сораулар яңгырады. Студентлар үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Үзләренең татар булулары белән горурлык хисләре кичерүләрен һәм мондый очрашуларның ешрак кабатлануын сорадылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Арча педагогия  көллиятен шефлыкка алуына, көллият директоры Гөлнара Гарипова укытучылар коллективы, студентлар һәм ата – аналар исеменнән  Ринат Зиннур улына олы рәхмәтен җиткерде.”Татар телен, мәдәниятен үстерү өлкәсендә сез куйган бурычларны үтәрбез”,–дип төгәлләде сүзен көллият җитәкчесе.

Студентлар үзләренең укытучылары белән берлектә Казан милли-мәдәни үзәгендә урнашкан Казанның меңъеллыгы, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры музейларында булдылар, Казан кирмәне, шәһәребезнең тарихи урыннары буйлап сәяхәт иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*