tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида “Умырзая” юбилеен бәйрәм итәргә җыена
Омскида “Умырзая” юбилеен бәйрәм итәргә җыена

Омскида “Умырзая” юбилеен бәйрәм итәргә җыена

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияты каршында эшләүче «Умырзая» татар-башкорт фольклор халык ансамбле 2014 елда чирек гасырлык юбилеен билгели.

Юбилей кичәсе 22 мартта Омски шәһәренең Яшь тамашачылар театры бинасында (ТЮЗ) үткәреләчәк.

умырзая логотип

“Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле 1989 елның февралендә оештырыла. Башлап йөрүчеләре – Ляля Алимова һәм Фәрит Юмачиков. 1995 елда коллектив “халык” исемен йөртә. 1997 елдан ансамбльне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гафия Габдрахман кызы Алиева җитәкли.

“Умырзая”га олысы да, кечесе дә йөри. Барлыгы ансамбльгә иллеләп кеше тупланган. Балалар төркеме “Өмет” дип атала, анда 5-6 яшьтән 16 яшькә кадәр нәни артистлар йөри.

Ансамбль – күп санлы мактаулы бүләкләр һәм исемнәр иясе. Омски шәһәре һәм өлкәсендә, Россиянең башка төбәкләрдә уздырыла торган бәйге һәм фестивальләрдә катнаша, концерт һәм чыгышлар ясый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*