tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өстәмәләр кертелгән Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Урал Федераль округында тәкъдим ителәчәк
Өстәмәләр кертелгән Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Урал Федераль округында тәкъдим ителәчәк

Өстәмәләр кертелгән Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Урал Федераль округында тәкъдим ителәчәк

Бүген Екатеринбург шәһәрендә Урал Федераль округында яшәүче милләттәшләребезнең җыены үтәчәк. Форумда Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Урал Федераль округы татарлары форумында Татар халкының үсеш стратегиясе эскизының үзгәртелгән варианты тәкъдим ителәчәк.

Чарада Урал буе регионыннан меңнән артык татар кешесе катнашачак.

Искәртеп үтәбез, гыйнвар аенда Татарстанның Арча, Чаллы, Бөгелмә, Буа, Норлат шәһәрләрендә киң татар җәмәгатьчелеге катнашында документның эскизына багышланган сөйләшүләр узды. Әлеге утырышларда һәм соңрак кабул ителгән тәкъдимнәр эшче төркем тарафыннан тикшерелеп, стратегик документ эскизына өстәмәләр кертелде.

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизының тулыландырылган вариантын 16 февральдә  Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында күреп булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*